Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Голос" әлмәтлеләрне көтә

Әлмәттә талантлы балалар күп. Аларны вакытында күреп, сәләтләрен тагын да үстерергә ярдәм иткән музыка, бию мәктәпләре дә шактый. Шулар ярдәмендә дистәләгән балалар зур сәхнәгә беренче адымнарын атлый. Дамир Нуретдинов һәм Роберт Низамовлар да шундый сәләтле яшүсмерләрдән. Җыр дөньясында берничә ел гына булсалар да, инде шактый ук үрләр яуларга, танылырга өлгергән...

Әлмәттә талантлы балалар күп. Аларны вакытында күреп, сәләтләрен тагын да үстерергә ярдәм иткән музыка, бию мәктәпләре дә шактый. Шулар ярдәмендә дистәләгән балалар зур сәхнәгә беренче адымнарын атлый. Дамир Нуретдинов һәм Роберт Низамовлар да шундый сәләтле яшүсмерләрдән. Җыр дөньясында берничә ел гына булсалар да, инде шактый ук үрләр яуларга, танылырга өлгергән алар...

Дамир

Бер карасаң, Дамир Нуретдинов үзенең яшьтәшләреннән әллә ни аерылмый да кебек. 12 яшьлек бу тыйнак егет мәктәпкә йөри, инглиз телен яхшылап өйрәнә, буш вакытларында компьютерда утыра, спорт белән шөгыльләнә. Хәер, аның буш вакытлары калмый да диярлек. Бүген Дамир баш-аягы белән җырга чумган, төрле конкурсларга әзерләнә. Күптән түгел Әлмәттә узган "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең төбәк этабында ул беренче дәрәҗә лауреат исемен алды. Хәзер апрельдә Казанда узачак гала-концертка яңа җыр өйрәнә.

Гадәттә, җырлау табигатьтән, тумыштан бирелә, диләр. Әмма Дамирның алай булмаган. Инде 80 яше белән баручы бабасы кечкенәдән җырларга яратса да, егет үзенең сәләтен соңрак ачкан.

- 10 яшькә кадәр музыка белән бөтенләй шөгыльләнмәдем. Теннис, хоккей, футбол - уйнап карамаган спорт төре калмады. Әмма көннәрдән беркөнне мин җырлый башладым, - дип сөйли Дамир. - Музыка - үзе бер дөнья икән ул! Аны җиренә җиткереп, профессиональ дәрәҗәдә беләсем килә. Шәһәребезнең беренче музыка мәктәбендә ноталарны өйрәнә башладым. Җитәкчем Рита Низамова мине күреп алды, "Талант бар, ачарга гына кирәк", диде.

Чыннан да, Дамирны сәләтле бала дип кенә әйтү аз, анда җырлауга дәрт бар! Тавышың булу бер, аны ачып, тамашачыга чыгарып салу, күрсәтә алу - икенче. Әгәр дә икесе дә булса, сине зур киләчәк көтә. Өстәвенә, тырыш ул. Рус телендә генә түгел, рәхәтләнеп татарча да, инглиз телендә дә җырлавы Дамирны башкалардан аерып тора. Үз-үзенә ышанычлы, җырга бөтен җанын биреп, тамашачыны үз чыгышы белән иркәли белә егет. Күпләргә таныш "Туган як"ны да русча һәм инглизчәгә тәрҗемә итеп, дөньякүләм конкурсларда өч телдә җырлап жюриларны шаккатырган!

Яшь йолдызның шушы ике ел эчендә шактый дипломнары, грамоталары җыелган. Ул аларның барысын да аермачык хәтерләп тә бетерми. Озак исенә төшерә алмыйча азапланды. Бөтен Россия буенча уза торган "Роза ветров" фестивале, "Рухият" фондының "Сандугач сайрар илем", Чабаксар шәһәрендәге "Цветик-семицветик" конкурсы... Санап китсәң, әллә никадәргә җыела! Әмма Дамир өчен иң истә калганы - Болгариянең Обзор шәһәрендә үтүче фестиваль. Бу Халыкара конкурсны күпләр белеп тә бетермидер. Анда дөньяның төрле илләрендәге иң талантлы балалар, җыр-бию коллективлары җыела. Былтыр Дамир шунда катнашып, лауреат исемен алып кайткан.

- Сәхнәгә чыкканчы бик борчылам. Әмма җырлый башлагач, мин ләззәт алам, - ди яшь егет. - Баштагы бөтен нәрсәләр онытыла. Бер адым артка атласам, икене алга атлыйм. Шундый девиз белән яшәргә тырышам. Әти-әниләрем дә мине канатландырып тора.

Дамирның киләчәккә хыяллары зурдан. Аның тамашачы өчен яшисе, артист йә актер буласы килә.

Роберт

Роберт Низамов - әлмәтлеләр өчен шулай ук шактый танылырга өлгергән егет. Әле дөньяны танып белергә өйрәнүче 12 яшьлек егетнең күзләрендә - дәрт, күңелендә моң. Һәр җырын бөтен җанын биреп башкара. Ничә ел сәхнәдән төшмәгән профессиональ җырчылар да алай булдыра аламы әле?! Музыкага кечкенәдән бәйле булса да, аның зур концертларда чыгыш ясый башлавына әле берничә ел гына икән. Былтыр "Йолдызлык" фестивалендә лауреат исемен алган, Бөтенроссия "Кечкенә йолдызлар" конкурсында, Казанда узучы "Когда мы вместе", "На крыльях таланта" конкурсларында Гран-при яулаган! Моннан тыш, "Роза ветров","Сандугач сайрар илем", "Содружество талантов" конкурсларында да беренче урын аныкы. Кыскасы, аның дипломнарыннан тулы бер музей ясап булыр иде!

Егет сәхнәгә шулкадәр өйрәнеп беткән - ул үзен хәзер ансыз күз алдына да китерә алмый.

- Ниндидер азарт барлыкка килде. Һаман чыгыш ясыйсы, яңа үрләр яулыйсы килә. Сәхнәдә мин ничектер эреп киткәндәй булам. Үземне бөтен залга багышлыйм. Бәлки шуның өчен дә зур үрләр яулап барамдыр, - ди ул.

Сәләте каян дисәң, гаиләләрендә җырлаучылар бар икән. Әнисе яшь чагында җырларга яраткан, ә әтисенең хәтта үз төркеме дә булган. Хәзер менә уллары сәхнәдән төшми. Алар да улларын киләчәктә җырчы итеп күрә.

Дамир кебек Роберт та музыка мәктәбенә йөри, фортепианода уйный. Буш вакытларында тенниска да йөрергә җай таба. Үзенең яшьтәшләренә дә ул ялкауланмаска киңәш итә:

- Әгәр Ходай Тәгалә сиңа сәләт биргән икән, аны камилләштерү, үстерүгә көч куярга кирәк. Җырга сәләтме ул, кул эшләренәме - анысы мөһим түгел. Иң кирәклесе - үз өстеңдә эшләү!

Робертның берсүзсез киләчәге зур. Бүген аның белән вокал укытучысы Рита Низамова шөгыльләнә, әти-әниләре дә зур терәк. Кем белә, бәлки аны киләчәктә "Голос" кебек зур проектларда да күрербез.

Р.S. Менә шундый яшьләр үсеп килә безнең арада. Тәртипле, тормышның һәр минутын үзләренә, файдалы гамәлләргә багышлый торган егетләр. Ә иң мөһиме - алар меңләгән яшьләргә үрнәк. Тырышкан табар, булдырыр диләр! Алар моның ачык дәлиле.

Филүзә Хәмидуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса