Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Знай наших! Фамильное древо – наследие Татарстана

Нефтьчеләр каласында «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» шәҗәрә бәйрәменең зона этабы старт алды.

Гомумән алганда, бу республика дәрәҗәсендәге бәйрәм, шуңа да ул безнең шәһәрдә Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәгендәге биш: Мөслим, Лениногорск, Азнакай, Бөгелмә һәм Әлмәт районнары гаиләләре арасында узды. Аны архив эше буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты җәмгыятьнең мәдәни-әхлакый нигезе булган гаилә элемтәләрен һәм кыйммәтләрен ныгыту кебек мөһим бурычны күзаллап оештырды.
Ярышта катнашучылар жюри хозурына өстәл тулы милли сый-нигъмәтләр тәкъдим итте һәм үз нәсел-нәсәпләренең тарихы һәм традицияләре хакында бәян итте. Бәйгенең икенче өлешендә милли киемнәрдән театраль куелышлар, җырлар һәм тәкъдир итүләр ярдәмендә алар тамашачыларны үз гаилә әгъзалары белән таныштырдылар, матур хатирәләре һәм истәлекләре белән уртаклаштылар.
 Лениногорскидан Венера Нигъмәтуллина нәсел шәҗәрәсендә ун буын чагылыш табуы турында сөйләде. «Гаиләбез шундый зур булу белән горурланабыз. Хәзерге вакытта үз нәсел тамырларыңны табу бик кыен. Архив мәгълүматлары гына җитмәгән чаклар да була. Бәхеткә, тормыш иптәшемнең әтисенең кыз туганы вакытында бу эш белән ныклап шөгыльләнеп алды һәм хезмәт җимешен безгә тапшырды», – дип билгеләп үтте ул. Кулинария ярышында алар үз бакчаларында үз куллары белән үстергән җиләк-җимештән әзерләгән ризыклар тәкъдим иттеләр. Яшь гаилә, иң яхшы ял – ул җирдә казыну, дип саный.
Әлмәт районы Иске Суркин авылыннан Бикбовлар нәселе вәкиле Инна бәйгегә 22 кешедән торган гаилә башлыгы буларак килгән. Аның сөйләвенә караганда, 350 еллар чамасы элек аларның борынгы бабасы Казан янында көчләп чукындырудан качып котыла алган. Аның тугыз улы һәм бер кызы булган. Менә шуннан бирле алар шәҗәрә алып баралар. Бикбовлар гаиләсе музыкаль талантлары белән дан тота. Шуңа да аларда милли сәхнә киемнәре бихисап. Әмма арада әле әбиләре тарафыннан 1800 нче еллардагы тиен акчаларны файдаланып тегелгән чын сәхнә костюмнары да бар.
Жюри әгъзаларының берсе – бюджет, салымнар һәм финанслар буенча Татарстан Республикасы советының комитет рәисе Камил Нугаев барлык гаиләләрнең дә яхшы әзерлекле чыгыш ясауларын билгеләп үтте.
- Мин бәйгедә судьялык итү турындагы тәкъдимне бик теләп кабул иттем. Беренчедән, Әлмәт бик матур шәһәр, ел да киләм, килгән саен яңарыш күрәм. Татарстанның чын нефть башкаласы ул! Бәйге исә мине илһамландыра. Гаиләләр традицион милли ризыкларын, архив фоторәсемнәрен һәм башкаларны тәкъдим итәләр. Минемчә, бу аеруча зур игътибарга лаек, чөнки һәркем үзенең ата-бабаларын белергә, гаилә кыйммәтләрен сакларга тиеш. Моннан тыш, биредә һәр гаиләнең милли үзенчәлекләре – өс киемнәре, табын, савыт-саба, җырлары да бәяләнә. Руслар, татарлар, чувашларның үз традицияләре, бәйгедә шуларны күрсәтәләр дә. Минем күптән мичтә чүлмәктә пешерелгән щи ашаганым юк иде. Биредә бар да бар», – дип ассызыклады ул.
Жюри әгъзалары киңәшкәннән соң, Әлмәт районыннан Бикбовлар гаиләсе зона этабы җиңүчесе дип танылды. Республика дәрәҗәсендәге «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» шәҗәрә бәйгесендә нәкъ менә ул Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге данын яклаячак. Призлы урыннар яулаучыларның барысы да дипломнар белән һәм акчалата бүләкләнде.
Арина САФИНА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса