Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үзмәшгульләр өчен яңалыклар бар

Үзмәшгуль кеше эшкә сәләтсез яки инвалидларны караучы булып теркәлә ала. Гаризаларны онлайн рәвештә генә дә бирү мөмкинлеге бар.

Үзмәшгуль булып теркәлүчеләр эшкә сәләтсез яки инвалидларны караучы булып языла ала. Бу хакта «Татар-информ»да узган «Эшкә сәләтсез кешеләрне карау» турындагы матбугат конференциясендә хәбәр ителде.

«Әлеге компенсацияләр эшкә сәләтле, ләкин эшләмәүче гражданнарга түләнә. 16 яшьтән хезмәт килешүләре төзергә мөмкин. 14-15 яшьлек укучы балалар да караучы кеше була ала. Бу очракта исә опека һәм попечительлек органнарыннан һәм әти-әниләрнең рөхсәте кирәк», — диде ТР буенча Россия Пенсия фонды бүлегенең пенсияне билгеләү һәм яңадан исәпләү бүлеге җитәкчесе Светлана Гайдук.

Әлеге түләүләр эшкә сәләтсез кешенең пенсиясе белән бергә түләнәчәк. Бер кеше берьюлы берничә кешене караучы буларак билгеләнә ала. 

«Инвалид балалар һәм балачактан I төркем инвалидларны әти-әнисе яки опекун караса, ай саен 10 мең сум каралган. Башка кешеләр караган очракта — 1200 сум. 80 яшьтән узган олы кешеләр һәм I төркем инвалидлар (балачактан I төркем инвалид булмаганнар) өчен 1200 сум компенсация түләнәчәк», — диде Светлана Гайдук.

Чыганак
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса