Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үзәк сайлау комиссиясе Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүгә әзерлекне яңадан башлап җибәрде

Сайлау комиссияләре янә товарлар китерүгә, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә, шулай ук сайлау комиссияләре әгъзаларына өстәмә хезмәт хакы түләү буенча бюджет йөкләмәләрен кабул итә ала.

Россиядә Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирүләрен үткәрүгә әзерлек яңадан торгызылачак. Тиешле карарны РФ Үзәк сайлау комиссиясе бастырып чыгарды.

Карар РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирүләрен әзерләү һәм уздыру буенча гамәлләрне яңадан торгызуга әзерлек чараларын тәэмин итү максатларында «кабул ителә», - диелә Үзәк сайлау комитеты сайтында.

Документ нигезендә, сайлау комиссияләре янә товарлар белән тәэмин итүгә, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә, шулай ук сайлау комиссияләре әгъзаларына өстәмә хезмәт хакы түләү буенча бюджет йөкләмәләрен кабул итә ала. Шулай ук РФ Тышкы эшләр министрлыгы һәм РФ Оборона министрлыгы Россия территориясеннән читтә урнашкан участок сайлау комиссияләрен финанслауны яңартачак.

Илнең төп законына төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү 22 апрельгә билгеләнгән иде, әмма аны коронавирус пандемиясе аркасында соңрак вакытка күчерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса