Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үзәк мәчеттә иске батареяларны тапшырып була [+ФОТО]

Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы моннан берничә ел элек кулланышта булган батареяларны җыю һәм аларны утильләштерү буенча яңа проектка старт биргән иде. Куркыныч калдыкларның каты көнкүреш калдыклары полигонына эләгүен киметү максатыннан оештырылган бу проект тиз арада таралыш алды.

Әлмәт мөхтәсибәте дә әлеге яңалыкны куәтләп алды һәм Үзәк мәчеттә зур бер контейнер урнаштырды. Инде аның беренчесе тулып, икенче контейнер да урнаштырырга туры килгән. Әйтергә кирәк, халык бик теләп әлеге чарада катнаша икән.  

Сүз уңаеннан: кулланылган батареяларны Әлмәттә «Экосервис» компаниясе җыя. Төрле мәгариф учреждениеләрендә һәм шәһәр предприятиеләрендә барлыгы 150 махсус контейнер куелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса