Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үзәк мәчет Сүрия кунакларын кабул итте

10 сентябрьдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Әлмәттә Сүриянең вакф һәм ислам эшләре министры Мөхәммәд Әссәйд Абдуссатар, танылган ислам галиме, шәех, доктор Мөхәммәд Тәүфыйк Рамазанов һ.б. белән очрашты.

Чит ил кунакларының Россия төбәкләрендә ислам дине белән танышу кысаларындагы сәфәрендә күпмилләтле Татарстан халкы тормышы, Татарстан Диния нәзарәте эшчәнлеге, ислам фәннәре буенча белем бирү өлкәсендәге тәҗрибә аеруча зур кызыксыну уяткан. Кунаклар Риза Фәхреддин исемендәге үзәк җәмигъ мәчетенең үзенчәлекле архитектура стиленә соклануларын, ә инде Әлмәттә дини уку йорты - мәдрәсә булуга чиксез шатлануларын белдергәннәр, мәдрәсә шәкертләре белән очрашып, аларга дәрес тә уздырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса