Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«ЖКХ-контроль»: Әлмәттә күчмә утырыш булачак

Республикада торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль үзәге ачылды. Аның төп максаты - халыкка ЖКХ өлкәсендә консультацияләр бирү һәм шәхси проблемаларын хәл итүдә ярдәм итү.

Оешма эшчәнлегенә ТР Президенты Указы белән 1,9 млн сум бүлеп бирелгән. Бу акчага офис арендалаганнар, «кайнар линия» сорауларына җавап бирү өчен кешеләр яллаганнар. Офис әле күптән түгел генә эшли башлаган. Штатта биш кеше. Алар Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллы, Яшел Үзән шәһәрләрендә күчмә утырыш үткәрергә планлаштыралар.

Иҗтимагый контроль үзәгенә республикада яшәүче һәркем шалтырата ала. Адресы: Казан, Лобачевский урамы, 10. Телефоны: +7 (843) 236-29-97.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса