“Желанное” радиосында кунакта Эльвира Әблиева
Район башлыгы Мәҗит Салихов тарафыннан расланган коррупциягә каршы көрәш планы кысаларында Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте Татарстан идарәсенең Әлмәт бүлеге башлыгы Эльвира Әблиева "Желанное" радиосы эфирында кунакта булды.
Эльвира Әблиева үзенең чыгышында идарәнең эше турында сөйләде, радио тыңлаучыларның сорауларына җавап бирде. Ул система эшенең үтәкүренмәле булуына аеруча басым ясады. Әблиева фикеренчә, мөрәҗәгать итүчеләр белән консультация алып баруны даими камилләштерү эш процессында кешеләрдән акча каеручы төрле-төрле арадашчы структуралардан котылырга мөмкинлек бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа