Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эшсез калган әлмәтлеләргә пособие түләү кагыйдәләре үзгәрә

1 июльдән эшсез калган әлмәтлеләргә эшсезлек буенча пособие түләү кагыйдәләре үзгәрә.

2019 елның 11 апреленнән үзгәреш кичергән РФ Хөкүмәтенең 2018 елның 1 декабрендәге 1466 нчы карары нигезендә агымдагы елның 1 июленнән эшсезлек буенча пособие бары тик «Мир» түләү системасының банк карталарына гына күчереләчәк. Бу хакта Әлмәт мәшгульлек үзәге хәбәр итә.

Шуңа күрә банк картасына пособие алучылар аны «Мир» түләү системасы картасына алыштырырга тиеш була. Аннан соң эшсез калган гражданинның исем-фамилиясен күрсәтеп, яңа карта реквизитларының фотосын czn.almet@mail.ru электрон адресы буенча җибәрергә кирәк.

Картаны алыштырмаган очракта эшсезлек буенча пособие банк тарафыннан кабул ителмәячәк һәм мәшгульлек үзәге хисабына кире кайтарылачак.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса