Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт пляжы яңа коену сезонына әзерләнә

Бу хакта үзенең Инстаграм сәхифәсендә башкарма комитет җитәкчесе Ленар Вәлиев хәбәр итә.

Хәзерге вакытта пляж яны территорияләрен чистарту эшләре башкарыла, ак кварцлы ком кайтарыла.

Уен мәйданчыгы һәм спорт җиһазлары куркынычсыз булсын өчен аларда җитешсезлекләр булу-булмавы тикшерелә.

“Тиздән әлмәтлеләрнең яраткан урыны үз кунакларын көтеп торачак. Пандемия белән бәйле куркынычсызлык чараларын үтәү шарты белән әлбәттә”, - дип хәбәр итә башкарма комитет җитәкчесе.

Фото:https://www.instagram.com/l._valeev/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса