Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Роспотребнадзор кафе һәм рестораннарны ачу өчен тәкъдимнәр әзерләде

Роспотребнадзор идарәсе Covid-19 таралу куркынычы булу сәбәпле Роспотребнадзор идарәсе җәмәгать туклануы эшләрен оештыру буенча тәкъдимнәр әзерләгән.

Документ Россия баш дәүләт санитария табибы Анна Попова тарафыннан имзалаган һәм ул рәсми сайтка урнаштырылган. Яңа тәкъдимнәр буенча җәмәгать туклану өстәлләр арасы ерагайтылган. Өстәлләр бер-берсеннән 1,5 метр ераклыкта урнашкан булырга тиеш.

Кафе һәм ресторан хуҗалары үз хезмәткәрләренең көн саен тән температурасын үлчәргә, шулай ук алар белән бергә яшәүчеләрнең хәле белән кызыксынырга тиеш.

Хезмәткәрләр барысы да битлекләр белән тәэмин ителгән булырга. Кулланылган шәхси саклану чараларын җыеп алып, ташларга кирәк булачак.

Шулай ук  җәмәгать туклану урыннарында көн саен дымлы җыештыру һәм 2-4 сәгать саен эш урыннарын дезинфекцияләү оештырылырга тиеш.

Моннан тыш, Роспотребнадзор идарәсе аларга сыйфатлы савыт-саба кулланырга киңәш итә. Аларны савыт юу машинасында яки махсус дезинфекция чаралары кулланып, юарга кирәк.

Фото:Рамил Гали

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса