Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әзербайҗан “Бирлик” диаспорасы активистлары Җәлилдә карт кешеләр һәм инвалидлар интернатында булдылар

Җиңү бәйрәме алдыннан әзербәйҗан "Бирлик" диаспорасы активистлары һәм Әлмәт муниципаль районы ветераннар советы вәкилләре Җәлил бистәсендәге карт кешеләр һәм инвалидлар интернатында булдылар.

Акция өлкән буынны, интернатта яшәүче сугыш һәм тыл ветераннарын куандыру максатыннан үткәрелде. Интернатта 16 кеше, 5есе Әлмәт районыннан икән.

Әзербайҗан диаспорасы җитәкчесе Фикрәт Бакировның әйтүенчә, Җәлилдәге интернатка баруны, андагыларга ярдәм итүне ул күптән уенда йөрткән. Ватандашлары да аны яклаган. Диаспора активистлары, тиз арада акча җыеп, интернат-йорттагы сугыш һәм тыл ветераннарын котларга ният иткәннәр. Бәйрәм өстәленә җимешләр, тәм-төмнәр, соклар, башка продуктлар алганнар, интернаттагылар өчен дип махсус әзербайҗан пылавы пешергәннәр.

Интернат директоры Минзөлфия Сәлахова әзербайҗан диаспорасы җитәкчеләренә, аларның ватандашларына, Әлмәт муниципаль районы ветераннар советы вәкилләренә пансионатта яшәүчеләрне кайгыртканнары өчен зур рәхмәт әйтте, бу әле соңгы очрашу булмас дигән өмет белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса