Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үзен социаль хезмәткәр дип таныштыручы 89 яшьлек пенсионерның саклык акчасын урлаган

Үзен социаль хезмәткәр дип таныштырып, таныш булмаган бер ханым пенсионерның фатирына керә. Ул пенсионер апага илдә иске акчаларны яңаларына алыштыру баруы турында сөйли һәм саклаган акчаларны югалтмас өчен акчаларның номерларын язып алырга, аннан тутырган документны социаль хезмәт бүлегенә җибәрергә кирәк дип аңлата.

Казанда яшәүче пенсионер аңа ышана, бөтен акчасын чыгарып бирә. Акча номерларын язып алганнар соң таныш булмаган ханым су сорый. Берничә минуттан ул ашыгып фатирдан чыгып китә. Акчасы югалганлыгын аңлаган пенсионер апага полициягә мөрәҗәгать итүдән гайре чара калмый. Килгән зыян 60 мең сум тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса