Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үзен ир-ат дип йөрүче хатын җенси мөнәсәбәтләргә керергә теләгән ирне үтергән

Ул аңа пычак белән 20 тапкыр кадаган, аннан соң суйган.

30 яшьлек Рәмилә исемле кыз күршесен үтерүдә гаепләнгән. Тикшерүчеләр версиясе буенча, Рәмилә күршесенә кунакка керә, алар спиртлы эчемлек куллана. Ике арада талаш башлангач, хатын ирне үтерә. Соңрак хатын әйтүенчә, аны күршесенең тәкъдиме мыскыл иткән.

Ул 39 яшьлек Ильдар белән Казанда, бер йортта, күршеләр булып яшәгән. Вакыйга булган кичтә үзен Рамиль дип йөрүче Рәмилә яраткан иптәш кызы белән ачуланышкан һәм күршесенә кайгысын уртаклашу өчен кергән. Икәүләшеп эчкәннәр, ә бервакыт хатын йоклап киткән. Уянганда ул күршесе белән бер ятакта анадан тума хәлдә ятканлыгын күрә. Ир алар арасында җенси якынлык булганлыгын әйтеп, тагын кабатларга тәкъдим ясый. Бу сүзләр хатынны чыгырыннан чыгара.

Тикшерү күрсәткәнчә, Рәмиләне яшүсмер вакытта өч егет көчләгән булган. Шул көннән соң ул хатын-кыз киеме кими башлаган, ир-атларны үзенә якын җибәрмәгән. Күршесе белән бер ятакта уянгач, кызның ачуы кабарган. Суд аның гамәлләрен аңлы рәвештә кылынган дип тапкан. Кыз үзен суд залында тыныч тоткан. Аны 9 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса