Әлмәт таңнары

Үзең теләгән номер – синеке

Транспорт чараларын теркәү турында яңа Федераль закон 2015 елда ук кабул ителергә мөмкин.

Ул Россиядә автомобильләргә үзең теләгән номерны сатып алуны рәсми рөхсәт итәчәк. Закон проекты беренче укылышта кабул ителгән инде, хәзер икенче укылышка әзерләнә. Ул транспорт чараларының кайбер категорияләрен теркәү процедурасын закон дәрәҗәсендә көйләячәк, шулай ук конкрет дәүләт номерын танышлык буенча «сатып алуга» нокта куячак. Өстәмә акча түләү бәрабәренә үзең теләгән номерны сатып алу мөмкинлеге бюджетка күпмедер акча да кертәчәк.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: