Үзе дә, кызы да өзгәләнеп яши
Яшьләре 90, 95 кә җиткәннәргә Россия Президентының котлау открыткасын тапшыру матур традициягә әйләнде.
Унынчы дистәне ваклаучыларның һәммәсе дә - сугыш ветераны. Район башлыгы Мәҗит Салихов аларны юбилейларында гына түгел, гадәти туган көннәрендә дә тәбрикләү тәкъдиме белән чыкты.
Калабызда яшәүче Мәрьям апа Хәйретдинова да 92 яше уңаеннан башкарма комитет, социаль яклау, сәламәтлек саклау идарәләре, ветераннар советы һәм башкалардан котлаулар кабул итте. Мәрьям апа - Сарман районының Яңа Имән авылы кызы. Җиде балалы гаиләдә беренче бала булып дөньяга килгән. Җиде классны тәмамлаганнан соң аягына чабата кигән кыз Казан фельдшер-акушерлар мәктәбенә юл тота. 1940 елда дипломлы 4 кызны Мөслимгә эшкә җибәрәләр. Ә тулар-тулмас бер елдан сугыш башлана.
Хыялларны челпәрәмә китергән әлеге афәткә һаман да рәнҗүле Мәрьям Хәйретдинова. Сугыш чыкмаган булса, бәлки ул да яраткан кешесе - укытучы Сабир белән гаилә корып, тигез гомер кичерер, тормыш йөген бергә тартыр иде. Тик ил өстенә килгән зур кайгы бар халыкның хыялын, яшәү рәвешен челпәрәмә китерә.
- Безне 1942 елның июлендә атка утыртып Чаллыга алып киттеләр, аннан пароход, машина белән Мәскәү якларына озаттылар. Юлда барганда ук дошман бомбасы "яңгырына" эләктек - Мәрьям апа фронтка китүенең беренче көннәрен бүген дә хәтерли.
Мәрьямнәр барасы медсанчасть чолганышта калган булып чыга. Алар бирегә төрле михнәтләр күрә-күрә килеп җитәләр. Хирург янына шәфкать туташы итеп билгеләнгән кызга операция өстәлендә нинди генә яралыларны күрергә туры килми.
- Сталинград өчен барган сугыш вакытында идән яралылар белән тулды, һәркайда кычкырган, ыңгырашкан тавыш, барысына тизрәк ярдәм итәсе, яраларын бәйлисе килә. Яралары кортлаганнар да күп иде. 3 көн, 3 төн йокламыйча эшләдек. Ашаганыбызны да хәтерләмим, - ди ул, хатирәләрен яңартып.
Бу мәхшәрне онытырга мөмкинме соң?! Операция вакытында Мәрьямгә яралылар арасында Хәйретдинов фамилияле кеше булуын да әйтәләр. Сугышка алынган игезәк энеләренең берсе түгелме дип чыгып карарлык та вакыты булмый. Сүз уңаеннан, аларның икесе дә яу кырында башларын сала.
Татар кызы Мәрьям 4 нче Украина фронты белән Рязань, Мичуринск, Сталинград, Ростов-Дон, Перекоптан Севастопольгә кадәр, Молдавия, Румыния, Венгриядә була. Җиңү турындагы хәбәрне контузия алып, госпитальдә яткан вакытта ишетә.
Җиңү шатлыгына тагын бер сөенеч өстәлә - Сабир да Мәрьямен эзләп таба. Тик гаилә бәхете генә дәвамлы булмый, япон сугышы башлангач, Сабирны шунда җибәрәләр. Бу юлы аерылышулары соңгысы була. Еллар узгач, Мәрьям Хәйретдинованы бер егет эзләп таба һәм әтисенең әманәтен - ул биргән записканы тапшыра. Анда Сабир кулы белән "Көт. Мин кайтырмын. Эзләп табармын. Кияүгә чыга күрмә" дигән сүзләр сырлап язылган. Озак еллар буе Сабирының кайтачагына ышанып, аны көтеп яши Мәрьям апа кызы белән.
Әлмәткә ул Кемерово шәһәрендә алты ел эшләгәннән соң, 1954 елда кайта. 6 ел үзәк район, 1960 елдан балалар шифаханәләрендә хезмәт куя, лаеклы ялга шуннан китә.
Мәрьям Хәйретдинованы бүген дә тырыш, эш сөючән шәфкать туташы буларак искә алалар. Әнә туган көненә дә өй тутырып килгәннәр.
- Батырлыгыгыз, тырыш хезмәтегез безгә үрнәк, - диде район башлыгы Мәҗит Салихов, изге теләкләрен җиткереп.
Теләкләр, аларның тормышка ашуы бик тә кирәк бүген Мәрьям апага. Аяксыз ятучы кызы өчен йөрәге нык өзгәләнә ананың. Лениногорскида яшәгәч, янына да барып булмый. Үзенең дә үтенече бар Мәрьям апаның. Сугыш ветераны Совет урамындагы бер йортның соңгы 5 нче катында урнашкан бер бүлмәле фатирда яши. 92 яшьлек кешегә 5 нче катка кадәр җәяү менү-төшү җиңел түгел. Җитмәсә үзенең дә аяклары сызлап тынгы бирми.
- Биш катлыларда лифт юк бит. Мин фатирымны аскы катка алыштыруда ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать иткәләдем, тик гозеремә генә колак салучы булмады, - ди сугыш ветераны күз яшьләре белән.
Ветераннарның сафы елдан-ел кими бара. Сугышта катнашучылар район буенча 203 кеше генә санала. Кадер-хөрмәткә лаек бу мөхтәрәм затларга ничек тә булса ярдәм итәргә иде. Мәрьям апа моңа бик тә өметләнә. 92 яшен тутырса да, ул әле һаман да актив, хәрәкәтчән, балалар белән очрашуларга бик теләп йөри, театр-концертлар ярата.
Ирина Апачаева
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа