Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Үзәк хәрби округта беренчеләрдән булып егетләрне хәрби частьләргә озатачак

Татарстан Республикасы Үзәк хәрби округта беренчеләрдән булып егетләрне хәрби частьләргә озатачак.

Беренче партия хәрби частьләргә 21 майда  җибәреләчәк. Бу хакта  Татарстан хәрби комиссары генерал-майор Сергей Погодин белдергән.

«Хәрби хезмәткә чакырылучылар республика җыелма пунктына 18 майда килә башлады. Хәрби командаларны гаскәрләргә озату 21 майда башланачак. Татарстан язгы чакырылышта Үзәк хәрби округта беренчеләрдән булып егетләрне хәрби частьләргә озата», - дип искәртте Погодин.

Язгы чакырылыш уңаеннан киң колачлы әзерлек эшләре башкарылган.

Сергей Погодин хәбәр иткәнчә, хәрби хезмәткә чакырылучыларның санитар-эпидемиологик куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен бөтен шартлар да тудырыла.

Хәрби частьләргә килү белән барлык егетләрне дә ике атналык карантин көтә, бары тик шуннан соң гына алар яшь сугышчы курсын үтә башлаячак.

Фото:архив/Султан Исхаков

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса