Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” республика акциясе дәвам итә

Республикабыз халкы социаль әһәмияткә ия булган "Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" акциясенә битараф калмады.

Мәктәпне төрле елларда тәмамлаучыларның күбесе, эшләре тыгыз булуга карамастан, вакыт табып үз мәктәбенә ярдәм итә. I-нче кварталда гына да 250 иганәче үз мәктәбенә 5,1 млн сум күләмендә ярдәм күрсәткән.
Акциядә катнашучылар арасында зур күләмдә иганәчелек ярдәме күрсәтүчеләр арасында "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Маганов (Әлмәт районының 1 нче номерлы лицее өчен 450 мең сум), "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов (Арча районың 1 нче урта мәктәбе өчен 300 мең сум), Ленин исемендәге нәсел заводы рәисе Илгиз Хәйруллин (Әтнә районы Бәрәзә урта мәктәбе өчен 250 мең сум), "Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча Ведомстводан тыш дәүләт идарәсе" җитәкчесе Вадим Маркелов (Әтнә районының Күәм урта мәктәбе өчен 200 мең сум) һ.б. бар.
"Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" республика акциясе дәвам итә. Анда сез дә катнаша аласыз. Үз мәктәбегезгә барып, аның ничек яшәвен белешегез, кулыгыздан килгән кадәр ярдәм итегез һәм үзегез турында меценант һәм иганәче буларак якты һәм яхшы истәлекләр калдырыгыз.
"Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" республика акциясе Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелә.

http://mon.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250