Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үз керәшеннәрен яратучы шигъри җанлы ханым

Кеше гомере буе үзен эзли. Эзли-эзли гомер сукмагы буйлап ашыга-кабалана бара, йөгерǝ, чаба. Яхшылыклар эшли, ялгыша, таба, югалта. Я белеп, я белмичǝ гөнаһ эшли. Үкенǝ, елый. Абынган җиреннǝн торып китǝ дǝ, көлǝ-көлǝ алга атлый. Бǝхет эзли. Шуннан үзен табасы килǝ

Гомерен балаларга белем бирүгǝ, аларны тǝрбиялǝүгǝ, аларга шатлык өлǝшүгǝ багышлаган Зинаида Захарова да шундыйлар рǝтендǝ. Кǝлǝй авылында шигъри күңелле Кирилл дǝдǝй белǝн Анастасия түти гаилǝсендǝ туган кыз, гомере буе Әлмǝт шǝһǝренең 3 нче урта мǝктǝбендǝ математика укыта. Иҗат белǝн мавыга. Укытучы хезмǝте ул үзе иҗат, башкача була алмый - төрле тǝрбия чаралары, кичǝлǝр, бǝйрǝмнǝр... Ул вакытта иҗат мǝктǝп кысасыннан ары китми. 

Лаеклы ялга чыгып, язмыш сукмаклары янǝдǝн туган Кǝлǝенǝ алып кайткач, кысалар җимерелǝ, иҗат дǝрте ургый. Гомумǝн, ǝдǝби иҗат күптǝн көтелгǝн үз юлына чыга. Зинаида ханым дǝртлǝнеп иҗат итǝ башлый. Ә бу чишмǝнең башы кайчан, кайдан башланып киткǝн соң? 

- Башлангычта укыганда ук минем язу дǝртем бар иде, язасы килǝ иде. Өйдǝ дǝ шундый мохит. Әтинең шигырь китаплары күп иде, шигырьлǝр укырга яратты. Бигрǝк тǝ Такташ иҗатын. Башлангыч сыйныфта укыганда, язганнарны укытучым Зифа апага алып бардым. Ул минем шигырьлǝрне ничектер «пешмǝгǝн» дип ике-өч мǝртǝбǝ борды. Шуннан соң минем, ничектер, күңел сүрелде. Ә язасы килү телǝге бик көчле иде. Ул миңа ǝтидǝн бирелгǝн. Әти бик күп шигырьлǝр иҗат итте. Югары сыйныфта КВНнар үткǝргǝндǝ, төрле чараларга яза идем. Алар стена газетасында эленеп торды. Бик шатлана идем шуңа. 10 нчы сыйныфта укыганда татар теле укытучысы гел: «Син филологиягǝ бар, математикага барма. Синнǝн бик яхшы филолог чыга» дия иде. Мин аны сизǝ идем. Лǝкин математик булу ул вакытта бик дǝрǝҗǝле иде. Мин математик булуыма бер дǝ үкенмим. Институтта укыганда, кызык шигырьлǝр яздым. «Син монда, математиклар арасында, нишлисең? Сина филологиягǝ барырга кирǝк», дилǝр иде. Шигырьлǝремне яратып укыдылар. Үземǝ дǝ ошый иде, - ди ул.  

Әйе, башкарган эшең үзеңә ошаса, ул алга таба хǝрǝкǝт итǝргǝ ышаныч бирǝ. Зинаида ханымның иҗатын күреп алучылар, аңа канат куючылар була. Шуларның мин белгǝне, керǝшен карендǝше «Гөргери дǝдǝй» – халык шагыйре, Г. Тукай исемендǝге дǝүлǝт премиясе лауреаты Гǝрǝй Рǝхим һǝм халык шагыйре, Г. Тукай исемендǝге дǝүлǝт премиясе лауреаты Клара Булатова. Ул үзен иҗатка соңлап килдем дип санаучылардан. Зур язучы булып өлгерү өчен вакыт та кирǝк. Хǝзер бит вакыт кыса, аз калып бара дисǝ дǝ, өлкǝннǝр өчен дǝ, балалар өчен дǝ шактый китаплары дөнья күрде.  

Зинаида Захарова актив иҗат итүче язучы. Шигърияттǝ дǝ, прозада да хǝтта драматургиядǝ дǝ үзен сынап карый. Ул хǝзер язмыйча яши дǝ алмый. Язылмыйча калган бер көне өчен дǝ борчыла, үз-үзен битǝрли ул, хǝтта оялып йөрим, ди автор. 

- Мин үземǝ ошаган шигырь язсам, күкнең җиденче катына менеп китǝм. Менǝ «Елама, ǝни!» дигǝн хикǝям конкурста да җиңде. Мин аңа ул кадǝр шатланмадым. Проза өчен мин алай ук шатлык хислǝре кичерǝ алмыйм. Ә менǝ үземǝ ошаган кечкенǝ генǝ шигырь мине күклǝргǝ күтǝрǝ. Минем инде кǝе-е-е-ф... Эчемдǝге шатлыгым тышка бǝреп чыга. Мин үземне күбрǝк балалар шагыйре дип саныйм. Балалар белǝн эшлǝү, аларның психологиялǝрен белү миңа зур файда бирде, минем өчен зур багаж ул. Алар белǝн булган хǝллǝр барысы да башта, күңелдǝ. Менǝ хǝзер оныклар китте. Барысы да балалар өчен язарга этǝргеч бирǝ. Ул шигырьлǝрне балалар бакчасында бик телǝп өйрǝнǝлǝр, ятлыйлар. Мин ничǝ ел балалар арасында эшǝгǝн кеше буларак аларның сөйлǝм рǝвешен, фикер йөртүлǝрен, психологиясен яхшы белǝм. Укытучы, ǝни, дǝү ǝни буларак та тǝрбияви моментларны күздǝ тотып язам, - дип сөйли ул. 

Аның иҗаты «Казан утлары», «Мǝйдан» кебек дǝрǝҗǝле журналларда, «Мǝдǝни җомга», «Көмеш кыңгырау» газеталарында яктыртылып килǝ. Ягъни, укучы күз алдында, диюем. Иҗат шулай булырга тиеш. Зинаида Захарованың язганнары ǝдǝбият галимнǝрен, тǝнкыйтьчелǝрне дǝ битараф калдырмый. Профессор Т. Галиуллин, доцентлар Р. Рахман, Л. Минһаҗевалар да Зинаида Захарова иҗатына битараф түгеллǝр. Иҗаттагы уңай һǝм җитешеп бетмǝгǝн яклар турында тǝнкыйть сүзлǝрен дǝ кабул итǝргǝ өйрǝнде. Акыллы кеше аны уңлап кабул итǝ, үзенчǝ бǝяли. 

- Тǝнкыйть ягыннан мин беренче чирканчыкны «Керǝшен зары» шигырем белǝн алдым. Ул «Казан утлары»нда чкты. Аңа «шаяру» дип куелган булса да, никтер ул сүзне төшереп калдырганнар иде. Беренче тǝнкыйть миңа бик авыр булды. Беренчесен «сǝнǝккǝ алганнар» иде. Хǝзер инде тǝнкыйтьне башкача кабул итǝм. Бездǝ керǝшене дǝ, мөселманы да бик дус яши. Аннан «Буш алмагачны берǝү дǝ селкетми», шуны аңладым. Димǝк, минем иҗат белǝн кемдер кызыксына, кемгǝдер кирǝк, димǝк, язганнарыма укучы битараф түгел. Тǝнкыйть тǝ төрле була бит. Әйтик, Рифǝ Рахман бер шигырьне тǝнкыйтьлǝп язган иде, башка шигырьлǝрне исǝ уңай яктан бǝялǝде, - дип искә ала Зинаида Захарова. 

Зинаида ханым үз авылдашларын, үз керǝшеннǝрен бик ярата, хөрмǝт итǝ. «Кǝлǝй авылы асыл җир икǝн» китабы шуңа ачык дǝлил. Һǝр язганында татарның бер тармагы булган керǝшеннǝренǝ эчке яратуы сизелеп тора. Быел октябрь аенда халык санын алу була. Без керǝшен татары түгел, без керǝшен дип язылабыз диючелǝр булырмы?  

- Керǝшенне хǝзер руслар йота. Безнең исем-фамилия урысныкы, дин урысныкы, яшьлǝр хǝзер барысы да урыслаштылар. Кǝлǝй урта мǝктǝбе менǝ ничǝ еллар инде урыс мǝктǝбе статусын йөртǝ. Гади халыкның да күбесе без керǝшен татары түгел, без керǝшен, дилǝр. Үзлǝрен «без татар түгел» дигǝн керǝшеннǝр нǝрсǝ телǝгǝннǝрен дǝ аңламыйлар. Без гомер буе керǝшен татарлары булган. Без – татарлар, бер миллǝт. Телебез татар. Татар телендǝ сөйлǝшǝбез, татар телендǝ җырлыйбыз. Безнең ǝнилǝр, ǝбилǝр татар телендǝ бишек җыры җырлап үстергǝннǝр. Без аерым миллǝт була алмыйбыз.  

Уйланган кешегǝ уйланырлык сǝбǝплǝр бик күп бу дөньяда. Тормыш куып чапканда, тормыш үзе синең яныңнан выжылдап узып китǝ. Кайчак борылып карарга да өлгерми адǝм баласы. Күп нǝрсǝлǝр югалды, саклый алмады кешелек. Бүген Бөек Җиңүнең 75 еллыгы дип чабышып, йөгерешеп йөрибез. Күп нǝрсǝлǝргǝ соңармадыкмы икǝн дигǝн уйлар җанны ǝрнетǝ. Ничектер, бүгенге гамǝллǝребез поезд киткǝч, артыннан йөгерү кебек түгелме? Бу хакта сүз кузгалгач, Зинаида ханымның күзенǝ яшьлǝр тыгылды:  

- Безнең авылдан ǝле һаман хǝбǝрсез югалганнар бар. Мине шул бик борчый. Ничек инде алар һǝлак булганнар исемлегенǝ дǝ кермǝгǝн?! Аларның язмышлары ǝле һаман хǝл ителмǝде. Аларның хатыннары «Минем ирем сугышта хǝбǝрсез югалды» дип, үлеп китте. Кеше тикле кеше ничек инде хǝбǝрсез югалырга тиеш?! Әтиең, ирең, бабаң хǝбǝрсез югалгач, Бөек Ватан сугышы буламы инде?! Аннан соң, күбесе үлеп беткǝч кенǝ фатирлар өлǝшǝ башладылар. Кǝлǝйдǝ ире дǝ, хатыны да сугышта катнашкан бер гаилǝне белǝм. Аның өч «Дан ордены» бар. Өченчесен үзе белмǝгǝн дǝ. Алар берни алмыйча бу якты дөньядан киттелǝр. Балаларына да булмады. Монда нǝрсǝдер дөрес түгел кебек. Аннары менǝ быел сугыштан исǝн кайтканнарның исемнǝрен язып стенага элделǝр. Бу эшлǝрне алар исǝн чагында эшләргә кирǝк иде. Үзлǝренең фамилиялǝрен күрсǝлǝр нинди шатлык булыр иде аларга. Бөтенесе дǝ соңга калып кына эшлǝнǝ. Ник ул исемлеклǝрне ветераннар исǝн чагында ясамадылар икǝн? Шуның кадǝр акча күп кирǝк булдымы икǝн? Сугыштан яраланып кайтып үлгǝннǝр турында кузгатучы да юк иде бит. Аларга берни булмады да, балаларына, оныкларына да юк.   

Зинаида ханым авылдашы Никита Токарликов белǝн бик горурлана. Әлбǝттǝ, Кǝлǝй авылы халкы геройга һǝм аның исемен дөньяга чыгарган, мǝңгелǝштергǝн, озак еллар мǝктǝп директоры булган Гөлчирǝ Рǝхмǝтуллинага рǝхмǝтле. 

- Никита Токарликовның исемен мǝңгелǝштерү өчен Гөлчирǝ апа бик тырышты. Укучыларны Литвага да алып барды. Аның батырлыгы үрнǝгендǝ тǝрбия бик көчле куелган иде. Мǝктǝптǝ аның партасы бар иде. Апа атна буе җыйган «5»ле билгелǝрен санап, кемнеке күп, шуны алдагы атнада әлеге партага утырта иде. Без шунда утыру өчен тырышып укыдык.Элек авылда аның герой икǝнлеген белүче дǝ булмады, - ди Зинаида ханым. - Ул герой икǝн дигǝч, авылда көлделǝр дә ǝле. Бер мǝлне ǝнисе исǝн чакта журналистлар да килгән иде. Әнисе елый-елый сукырайган иде инде. Аның ике малае сугышта үлǝ. Әнисе үлгǝнче «Әллǝ Мекетǝм кайттымы?» дип көтте. Ул ǝбигǝ берни булмады. Герой анасы булып, рǝхǝт күреп үлмǝде. Монда гадел булмаган ǝйберлǝр шактый, - дип борчыла ул. 

Әйе, кеше гомер буе үзен эзли... Үзен эзлим дип уйлый. Юк, ул башкаларны эзли, башкаларның да бǝхетле, кадерле, кирǝкле булуын тели, шуны эзли. Язучы Зинаида Кирилл кызы да шулай. 

Рǝфкать Шаһиев 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса