Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юлларда һәлакәтләр кимеми

Биш кешенең гомерен өзгән автомобильнең спидометр угы 160 км/сәг тамгасында катып калган. Гаепле зат ярты ел эчендә 14 тапкыр административ җаваплылыкка тартылган булган, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Мәгълүм булганча, бүгенгә каршы төндә Мәскәү-Уфа юлының 895 нче чакрымында «ВАЗ-2110» һәм "Mitsubishi Lancer" машиналары бәрелешкән иде. Һәлакәт аркасында транспорт чараларының 24 һәм 48 яшьлек йөртүчеләре һәм иномарканың 64, 59 һәм 47 яшьлек өч пассажиры һәлак булган. Шушы ук автомобильнең тагын бер пассажиры - 35 яшьлек хатын-кыз һәлакәт булган урыннан сырхауханәгә озатылган. Татарстан буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе хәбәр иткәнчә, "ВАЗ-2110" машинасының 24 яшьлек шоферы зур тизлектә каршы як полосага чыккан. Автомобильнең тизлеге шулкадәр югары булган - хәтта спидометрның угы 160 км/сәг тамгасында катып калган. Тулаем алганда, ике ай эчендә республикада каршы як полосага чыгу нәтиҗәсендә 47 кешенең гомере өзелгән. Юлларда тизлекне арттыру нәтиҗәсендә исә 49 кеше үлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса