Юлларда балаларның иминлеген кайгырталар
Татарстан Иҗтимагый палатасы юлларда балаларның куркынычсызлыгы буенча резолюция кабул итте.
Ул дача бистәләрендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын көчәйтү буенча өстәмә чараларны да күздә тота. Резолюция Татарстан Югары судына, Дәүләт Советына, ЮХИДИ идарәсенә һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына юлланачак.
Атап әйткәндә, резолюциядә балаларның һәлак булуында гаепле шоферлар өчен максималь сроклар билгеләү турында сүз бара.
Сүз уңаенда әйткәндә, ел башыннан Татарстан юлларында тугыз юл-транспорт һәлакәтендә балаларның гомере өзелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа