Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юллар яңарыш кичерә

Мәгълүм булганча, язгы ташу Иске Әлмәт, Тихоновка, Урсалы урамнарына зур зыян китергән иде. Нефтьчеләр һәрвакыттагыча беренчеләрдән булып ярдәмгә ашыктылар һәм Нахимов, Комсомольская, Аграрная урамнары юллары тиз арада тәртипкә китерелде. "Татнефть" ААҖ бу максатта 5,6 миллион сум күләмендә акча бүлде.

Җирле бюджет хисабына Подлужная, Спартак, Радио, Коминтерн, Заозерная юлларына асфальт җәелде, хәзерге вакытта РТСтагы Лазо урамына ремонт ясала. Шулай ук Зәй урамының Лазодан алып Заречнаяга кадәр булган өлеше дә төзекләндерелде, икенче өлешенә суүткәргечләрне сал- ганнан соң асфальт түшәләчәк. Әлмәт юл хуҗалыгы хезмәт- кәрләре киләсе атнага әлеге эшкә керешәчәк.

Моннан тыш, Речная, Окольная, Кол Шәриф, Сәйдәшев, Луговая, Вахитов, Победа урамнары да яңарыш кичерәчәк. Урсалының Рыжиков, Бахорин, Колхозная, Совет, Заречная урамнары да норматив хәл-торышка китерелер дип көтелә. Боларның барысына да җирле бюджеттан 18 миллион сумга якын акча бүлеп бирелде. Эшләрне "ГУАД" МУП башкара.

Шушы көннәрдә муниципаль район башлыгы Мәҗит Салихов күрсәтмәсе буенча Ломоносов урамында - Интернациональнаядан алып Төхвәтуллинга кадәр арада ремонт башланачак.

Л.Сәхапова, Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250