Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юллар икенче сулыш ала

Юл­лар те­лә­сә кай­сы то­рак пункт­ның со­ци­аль бө­тен­ле­ген-имин­ле­ген, би­ре­дә­ге тор­мыш-яшә­еш дә­рә­җә­сен бил­ге­ләү­че күр­сәт­кеч­ләр­нең бер­се бу­лып са­на­ла.

Юл-транс­порт инф­раст­рук­ту­ра­сы то­ры­шы Әл­мәт му­ни­ци­паль ра­йо­ны баш­лы­гы­ның һәр­ва­кыт игъ­ти­бар үзә­ген­дә. 20 июль­дә Мә­җит Са­ли­хов шә­һә­ре­без юл­ла­рын­да һәм йорт яны тер­ри­то­ри­я­лә­рен­дә алып ба­рыл­ган ре­монт эш­лә­ре бе­лән шәх­сән та­ны­шып чык­ты.

Та­тарс­тан Пре­зи­ден­ты ку­шуы бу­ен­ча, 2014 ел­да вак таш-ком кат­наш­ма­сын­нан юл өс­ле­ге ясау юлы бе­лән рес­пуб­ли­ка­быз авыл­ла­ры һәм шә­һәр­лә­ре эчен­дә юл­лар тө­зү һәм бул­ган­на­рын ре­монт­лау прог­рам­ма­сы га­мәл­гә ку­ел­ган иде. Прог­рам­ма кы­са­ла­рын­да ра­йон­га рес­пуб­ли­ка бюд­же­тын­нан 50 мил­ли­он сум кү­лә­мен­дә ак­ча бү­леп би­рел­де. Аның яр­ты­сы ал­ты то­рак пункт­та (Рус Ак­та­шы, Кә­ләй, Бу­та, Юга­ры Мак­та­ма, Кы­зыл-Көч һәм Яма­ши­да) 10 юл­ны ре­монт­лау­га юнәл­де­рел­сә, кал­га­ны «Д­руж­ба» мик­ро­ра­йо­нын­да 13 һәм «Ур­са­лы» мик­ро­ра­йо­нын­да 2 юл­ны тө­зек­лән­де­рү­гә то­ты­ла.

Шә­һәр эчен­дә­ге юл­лар­ны ре­монт­лау­га 32 мил­ли­он сум­лап му­ни­ци­паль юл фон­ды ак­ча­ла­ры да юнәл­де­рел­де. Сүз уңа­ен­да әйт­кән­дә, әле­ге фонд Әл­мәт му­ни­ци­паль ра­йо­ны Со­ве­ты ка­ра­ры бе­лән агым­да­гы ел ба­шын­да га­мәл­гә ку­ел­ды. Хә­зер­ге ва­кыт­та юл­лар­да ре­монт эш­лә­ре тө­гәл­лән­де ди­сәң дә бу­ла. Шев­чен­ко, Со­вет, Ле­нин, Ба­ла­ки­на, Тель­ман урам­на­ры, Тө­зү­че­ләр прос­пек­ты­ның бил­ге­ле бер учас­ток­ла­ры тө­зек­лән­де­рел­де. Хә­зер По­ле­вая ура­мын­да эш­ләр ба­ра.

Мә­җит Са­ли­хов үте­не­че бу­ен­ча, агым­да­гы ел­да рес­пуб­ли­ка бюд­же­тын­нан квар­тал эчен­дә­ге тер­ри­то­ри­я­ләр­не ре­монт­лау­га өс­тә­мә рә­веш­тә 30 мил­ли­он сум ак­ча бү­леп би­рел­де. Бү­ген­гә Лу­го­вая, Ге­о­фи­зи­чес­кая, Со­вет, Толс­той, Ча­па­ев урам­на­рын­да эш­ләр баш­ка­рыл­ды ин­де. Хә­зер Ле­нин ура­мын­да шар­ла­вык­лы бу­а­лар­дан алып «Ак Барс» бан­кы­на ка­дәр­ге учас­ток­та тро­ту­ар­ны ре­конст­рук­ци­я­ләү, 11 нче мәк­тәп ра­йо­нын­да һәм кай­бер баш­ка тер­ри­то­ри­я­ләр­дә тө­зек­лән­де­рү эш­лә­ре алып ба­ры­ла.

Ле­нин-Әми­нов урам­на­ры ки­сеш­кән урын­да да ту­лы ку­әт­кә эш кай­ный. Өс­тә­мә све­то­фор­лар кую исә җәя­ү­ле­ләр­гә юл­ны исән-имин ар­кы­лы чы­гар­га мөм­кин­лек би­рә­чәк.

«Тат­нефть» ачык ак­ци­о­нер­лык җәм­гы­я­те ини­ци­а­ти­ва­сы бе­лән тор­мыш­ка ашы­ры­лу­чы та­гын бер җит­ди про­ект - ул да бул­са Шев­чен­ко ура­мы­ның Мәр­җа­ни ура­мын­нан алып Тө­зү­че­ләр прос­пек­ты­на ка­дәр­ге өле­шен ре­конст­рук­ци­я­ләү. Әле­ге про­ект­ның ин­вес­тор­ла­ры - ти­гез шарт­лар­да рес­пуб­ли­ка һәм «Тат­нефть» ААҖ. Фи­нанс­лау­ның го­му­ми кү­лә­ме ул чак­та 271 млн сум тәш­кил ит­кән иде. Агым­да­гы ел­да исә нефть­че­ләр 122 мил­ли­он сум­лап ак­ча бү­леп бир­де.

- Күр­гә­не­без­чә, юл­чы­лар кө­чәй­тел­гән ре­жим­да эш­ли. 12 июль­дә Шев­чен­ко ура­мы­ның Мәр­җа­ни­дән алып Тө­зү­че­ләр прос­пек­ты­на ка­дәр­ге өле­шен тө­зек­лән­де­рү һәм ре­конст­рук­ци­я­ләү бу­ен­ча эш­ләр баш­лан­ды, - дип бил­ге­ләп үт­те Мә­җит Са­ли­хов. - Бү­ген­ге көн­дә би­ре­дә әзер­лек эш­лә­ре алып ба­ры­ла: ком­му­ни­ка­ция чел­тәр­лә­ре кү­че­ре­лә, агач­лар кү­че­реп утыр­ты­ла. Бу учас­ток­та юл­ның ма­ши­на­лар йө­ри тор­ган өле­шен ал­ты по­ло­са­га ка­дәр ки­ңәй­тү, шар­ла­вык­лы бу­а­лар зо­на­сын­да 5 по­ло­са итү күз­дә то­ты­ла. Юл­ның го­му­ми озын­лы­гы 800 метр тәш­кил итә. Би­ре­дә яң­гыр су­ла­ры ка­на­ли­за­ци­я­се ясау, бор­дюр­лар­ны гра­нит­тан эш­лән­гән­нә­ре­нә алыш­ты­ру, җәя­ү­ле­ләр йө­ри тор­ган урын­нар­ны кой­ма­лау күз­дә то­ты­ла. Шев­чен­ко ура­мы­ның дә­ва­мын ре­конст­рук­ци­я­ләү - эре һәм ки­рәк­ле про­ект­лар­ның бер­се. «Тат­нефть» ААҖ бу мак­сат­лар­га 121 мил­ли­он 700 мең сум ак­ча бир­де. Под­ряд оеш­ма­ла­ры ал­ды­на эш­не кыс­ка срок­лар­да, сый­фат­лы итеп баш­ка­ру һәм объ­ект­ны Нефть сә­нә­га­те хез­мәт­кәр­лә­ре кө­не­нә кул­ла­ну­га тап­шы­ру бу­ры­чы ку­ел­ды. Фор­сат­тан фай­да­ла­нып, бу иге­лек­ле га­мәл­лә­ре өчен «Тат­нефть» ААҖ җи­тәк­че­ле­ге­нә һәм шәх­сән На­ил Ма­га­нов­ка рәх­мәт­лә­рем­не бел­де­рә­сем ки­лә.

Нефть­че­ләр ел­ның-елын­да тер­ри­то­ри­аль иҗ­ти­ма­гый җир­ле үзи­да­рә Со­вет­ла­ры тер­ри­то­ри­я­лә­рен тө­зек­лән­де­рү­гә дә зур өлеш кер­тә­ләр. Агым­да­гы ел­да «Тат­нефть»­нең ст­рук­тур бү­лек­чә­лә­ре - ТОСМС­лар­ның шеф­ла­ры - 19 квар­тал эчен­дә­ге тер­ри­то­ри­я­не тө­зек­лән­де­рү­гә 38 мил­ли­он сум бү­леп бир­де. Баш­ка ТОСМС­лар­ның баш предп­ри­я­ти­е­лә­ре - «СМП-Неф­те­газ» ААҖ, «Ал­нас», «Тор­ба за­во­ды», «Та­тойл­газ», «Ра­ди­оп­ри­бор» за­во­ды һәм баш­ка­лар да ише­гал­ла­рын­да­гы юл­лар­ны ка­рап то­ту­га сал­лы өлеш кер­тә. Алар та­ра­фын­нан бү­леп би­рел­гән яр­дәм­нең го­му­ми кү­лә­ме 13 мил­ли­он сум­нан ар­тык тәш­кил итә.

Ли­ра Сә­ха­по­ва

Әл­мәт му­ни­ци­паль ра­йо­ны баш­лы­гы­ның мат­бу­гат хез­мә­те

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250