Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юллар бозлавыклы булу сәбәпле, юл һәлакәтләре күбәйгән

1 декабрь көнне Казанда ике автомобиль һәм автобус бәрелешә. 54 яшьлек ВАЗ-21053 йөртүчесе каршы як полосадагы автобуска очып бәрелә һәм яныннан узып баручы "Ауди"га килеп төшә. Һәлакәтнең сәбәпчесе 54 яшьлек шофер шунда ук җан бирә.

Калган йөртүчеләр төрле тән җәрәхәтләре белән сырхауханәгә эләгә.

Шулай ук Питрәч районында 41 яшьлек шофер кискен борылышны исәпкә алмыйча, зур тизлектә агачка килеп бәрелә. Бозлавык булуын, борылыш вакытында тизлекне киметү һәм куркынычсызлык каешын эләктерергә кирәклеген исәпкә алган булса, бәлки ул исән дә калган булыр иде. Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда барлыгы 12 юл һәлакәте теркәлгән. Шуларда 2 кеше үлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса