Әлмәт таңнары

Юлчылар асфальтны төнлә салачак

Аномаль эсселек аркасында Татарстанда юл эшчеләре төннәрен эшләячәк.

Бу хакта ТР Транспорт министрлыгы тиешле боерык чыгарган.

Анда шулай ук автотранспорт предприятиеләре җитәкчеләреннән җәмәгать транспорты шоферларының ял һәм эш режимын төгәл үтәү, рейс алдыннан медицина тикшерүе уздыру, автотранспортны вакытында ремонтлау таләп ителә.

Пассажирларны кызу сукмасын өчен автобусларның расписаниесе һәм хәрәкәт маршруты төгәл үтәлергә, салонда җиләс температура булдырылырга, беренчел ярдәм күрсәтү өчен аптечка йөртелергә тиеш.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: