Юл-транспорт вакыйгасы мәгълүматларының бердәм базасы төзелгән
Җәмгыять

Юл-транспорт вакыйгасы мәгълүматларының бердәм базасы төзелгән

1 гыйнвардан, ягъни бүгеннән “Эра-Глонасс” системасы ярдәмендә алынган юл-транспорт вакыйгасы мәгълүматлары ОСАГОның автоматлаштырылган системасына (АИС) тапшырыла башлый.

Әлеге система илнең барлык иминиятчеләренең мәгълүматлар базасын берләштерүе нәтиҗәсендә төзелгән. Бу аларга авария турында барлык мәгълүматларны белергә ярдәм итә.