Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юл-транспорт вакыйгасында әниле-кызлы һәлак булганнар

Кичә Саескан Тавы - Шәле автоюлында коточкыч юл-транспорт вакыйгасы булган. "Citroen Jumper" (фургон) автомобиленең 35 яшьлек шоферы каршы як юлның хәрәкәт өчен куркынычсыз булуына инанмый торып алдагы машинаны узганда тизлеген арттыра һәм каршыга килүче "Nissan X-Trail" белән бәрелешә.

Авариядә "Nissan X-Trail" автомобиле шоферының хатыны һәм дүрт яшьлек кызы һәлак була. Кызны автокреслога утыртмаган булалар. Автокреслога гөмбә тутырылган кәрҗин куелган булып чыга. Кызның әнисе аның белән янәшә утырган була, шулай ук куркынычсызлык каешын эләктермәгән. Ике машинаның да каешлары эләктерелгән шоферлары һәм "Citroen Jumper" пассажиры төрле тән җәрәхәтләре белән РКБга озатыла. "Citroen Jumper"да да алгы утыргычта бала утырган була. Аның гомерен автокреслога утыртулары саклап кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса