Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юл-транспорт вакыйгаларының ялганы да була

Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре юл-транспорт вакыйгасы ясап, автострахованиедән акча алу белән кәсеп итүче төркемне ачыкладылар.

Җинаять ясау өчен төркем әгъзалары запас частьлардан кыйммәт торган танылган чит ил машиналарыннан файдаланган. Барлык автомобильләргә дә ОСАГОдан тыш КАСКО белән дә килешү төзегәннәр. Алар танышларыннан яки акча төртеп ватык запас частьларны машиналарына куйганнар. Имеш, юл-транспорт вакыйгасында шундый зыян килде. Видеокүзәтүдән һәм чит күзләрдән качу өчен төнлә машрут сайлап, юл-транспорт вакыйгасын "сәхнәләштергәннәр". Ә аннан соң иминият компанияләренә мөрәҗәгать иткәннәр. Шул рәвешле 6 иминимят компаниясенә 4 миллион сумлык зыян салынган. Әлеге эш буенча җинаять эше кузгатылган, дип яза "Вечерняя Казань" газетасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса