Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәләрен бетергән вакытта янгын сүндерүчеләр 21 кешене коткарган

Татарстанда тәүлек эчендә 5 янгын чыккан

Татарстанда тәүлек эчендә 5 янгын чыккан, шул исәптән торак секторда - 2 янгын. Бер кеше вафат булган. Бу хакта бүген РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тәмәке тарткан вакытта ут белән саксыз эш итү янгыннарның берсенә сәбәп булган, тагын бер янгын мич артык кызу нәтиҗәсендә килеп чыккан. Янгын сәбәпләре арасында шулай ук кыска ялганыш һәм технологик процессның бозылуы бар. Тагын бер янгынның сәбәбе ачыклана.
ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын бүлекчәләре хәвефлек сигналы буенча 59 тапкыр чыккан, 5 мәртәбә чүп-чар янгынын сүндерү өчен барган булган.
Янгын сакчылыгы бүлекчәләре юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәләрен бетергән вакытта авария-коткару эшләре үткәрү өчен 17 мәртәбә юлга чыккан, 21 кеше коткарылган.
Әлеге министрлык каршындагы эзләү-коткару хезмәтенең дежур бүлекчәләре 5 тапкыр юлга чыккан, алар арасында бикләнгән ишекләрне ачу өчен - 2 мәртәбә, эзләү операцияләренә - 1 һәм башка очракларда ярдәмгә 2 тапкыр, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса