Юл һәлакәтендә йөкле ханымның гомере өзелгән
Бүген иртә белән Удмуртиянең Можга трактында номерлары Татарстанныкы булган «Тойота» машинасы «Хендай» белән бәрелешкән.
Авариядә «Тойота»ның ике пассажир хатын-кызы һәлак булган. Берсе йөкле булган. Ә шоферның тәне сыдырылган, бераз гына яраланган. «Хендай» шоферының сынган урыннары бар. Медиклар аны шифаханәгә алып киткәннәр. Аның машинасының арткы тәрәзәсендә руль артында яңа йөри башлаганын күрсәтүче билге булган. Авария сәбәпләрен ЮХИДИ хезмәткәрләре ачыклаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа