Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юл куркынычсызлыгын тәэмин итүгә яшь инспекторлар да зур өлеш кертә

17 нче мәктәпнең яшь инспекторлары юл хәрәкәте инспекторлары отряды төзелү көне уңаеннан шәһәрнең 30 нчы балалар бакчасы нәниләрен сөендерде.

Алар бакчада тәрбияләнүчеләр хозурына актуаль булган фликерлар темасын чагылдыручы курчак спектаклен тәкъдим итте. Моннан тыш, сабыйлар өчен файдалы булган “Сакла” мультфильмы да күрсәтелде.

ЮИДчылар мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен әнә шулай итеп пропагандалый. 
Чара ахырында аларга лаеклы бүләкләр, ә балалар бакчасына файдалы тематик китаплар тапшырылды.

 

Эчке эшләр министрлыгының  Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса