Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юл кагыйдәләрен бозучы яшь әлмәтлеләргә тәртип бозучы карточкасы ачылачак

Әлеге эш ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан башкарыла.

Уку елы башыннан ук юл кагыйдәләрен бозган мәктәп укучылары белән сөйләшүләр алып барылганнан соң, аларның исем-фамилияләре, укыган мәктәпләре хакында информация җыела һәм бала укыган учреждениегә озатыла. Шуннан соң аның тәрбиясе белән укытучылар шөгыльләнергә тиеш була. Ай саен уртача 120 шундый карточка тутырылып бара икән.

- Бу бик зур сан. Аны киметү өчен мәктәпләрдә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан да профилактик чаралар башкарыла, - дип белдерде журналистларга биргән әңгәмәсендә Әлмәт шәһәре ЮХИДИ бүлеге начальнигы урынбасары Айрат Шәрәфетдинов.

Шул ук вакытта ул декабрь дәвамында "Куркынычсыз пассажир" исемле операция уздырылуын да хәбәр итте. Акция кысаларында машинада йөрүче нәни пассажирларның махсус креслода утырылуы тикшерелеп, кагыйдә бозучыларга штраф салынган, ә аны үтәүчеләргә дипломнар тапшырылган.

Акция бүген тәмамлана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса