Юл кагыйдәләрен бозу аварияләргә илтә
16 апрельдән 17 сенә кадәр республика юлларында исерек килеш руль белән идарә итү белән бәйле 86 юл-транспорт хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы ачыкланган.
Балаларны махсус утыргычта ташымауның 115 очрагы теркәлгән. Ел башыннан республика юлларында 134 юл-транспорт вакыйгасы булган, аларда 6 кешенең гомере өзелгән, 166 кеше тән җәрәхәтләре алган. Кичә Казан - Оренбург автоюлының 152 километрында "Лада Гранта" шоферы кагыйдәләрне бозып зур тизлектә каршы полосага чыга һәм "Валдай" автомобиле белән бәрелешә. "Лада Гранта" шоферы имгәнүләрдән урында ук һәлак була, ә икенче машинаны йөртүче үзәк район шифаханәгә озатыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа