Җәмгыять

Юл кагыйдәләре – иң ышанычлы кагыйдәләр

Әлмәтнең балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе, мәдәният һәм ял паркы белән берлектә ЮХИДИ идарәсе юл кагыйдәләренә багышланган чара уздырды.

Җәйге каникуллар алдыннан "Добрая дорога детства" исемле акция оештыру күркәм гадәткә әйләнде.

Реклама

Быелгы чарада 200 бала катнашты. Парк сәхнәсеннән командаларын тәкъдир иткәннән соң балалар беренче медицина ярдәме, юл билгеләре һәм кагыйдәләре, транспорт чарасын йөртү буенча имтихан тотты. Бер үк вакытта тамашачылар өчен викторина, ә нәниләргә асфальтта рәсем бәйгесе оештырылды. Бу көнне паркка килгән бер генә бала да татлы бүләксез китмәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Юл кагыйдәләре – иң ышанычлы кагыйдәләр
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

Җәмгыять