Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ЮХИДИ Әлмәт әтиләрен сынады

Әлмәтнең ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 6 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең әтиләре белән “Кагыйдәләр буенча уйныйбыз” дигән эшлекле уен оештырылды.

Чараның максаты – әтиләрнең игътибарын балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча уртак эшчәнлеккә юнәлтү. 

Уен барышында әтиләргә төрле логик, теоретик һәм гамәли биремнәрдән торган станцияләр аша үтәргә туры килде.

 Алар шулай ук юл билгеләрен, светофор сигналларын искә алдылар, юл аркылы чыгу кагыйдәләрен ныгыттылар һәм юлда очрарга мөмкин булган төрле ситуацияләрне дә чиштеләр. 

Барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса