Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ЮХИДИ кисәтә: сак йөрегез!

25 июль көнне район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Ильвир Габдуллин рәислегендә булып узган юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссия утырышында быелның 6 аена нәтиҗәләр ясалды.

Анда Россия Эчке эшләр министрлыгы Әлмәт районы буенча бүлегенең ЮХИДИ начальнигы Валерий Гыйздәтуллин, бүлекнең өлкән дәүләт инспекторы Айрат Бакиев катнашты.

Утырышта шәһәр һәм районда транспорт дисциплинасы, юллардагы һәлакәтләр, район территориясендә урнашкан тимер юл аша чыгу урыннарының техник торышы тикшерелде. Валерий Гыйздәтуллин үз чыгышында быелның 6 аенда Әлмәттә юл-транспорт һәлакәтләрендә тән җәрәхәте алучыларның һәм гомерләре өзелүчеләрнең шактый күп булуын билгеләде. Саннарга килгәндә, әлеге чорда 125 кеше (узган ел 123) юл һәлакәтенә юлыккан, 16 сы (10) якты дөньядан киткән, 186 сының (164) сәламәтлегенә зыян килгән. Дәүләт транспорты гаебе белән беренче яртыеллыкта 6 юл-транспорт һәлакәте, җәяүлеләр катнашында 22 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Соңгылары тиеш булмаган урыннарда юл аша чыгу, машина йөртүчеләр исә тизлекне арттыру, дистанция сакламау һәм исерек хәлдә руль артына утыру нәтиҗәсендә аяныч хәлләргә очрый. Димәк, ике якка да игътибарны җуярга ярамый.

Валерий Гыйздәтуллин соңгы елларда скутер һәм мопед йөртүчеләр санының артуын да искәртте. Бу аңлашыла да, әлеге транспорт чараларында йөрү өчен махсус таныклыклар кирәк түгел, шуңа да аеруча укучылар аңа өстенлек бирә. Әмма статистика балигъ булмаганнар белән бәйле бәхетсезлек очракларының да шактыйлыгын күрсәтә. Мәсәлән, руль артына утырган яшүсмерләр гаебе белән 6 һәлакәт килеп чыккан, гомумән алганда, отчет чорында балалар катнашында 20 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 1 бала үлгән.

ЮХИДИнең ДИ һәм ОД өлкән дәүләт инспекторы Айрат Бакиев тимер юл аша чыгу урыннары техник торышының авыр хәлдә булуына басым ясады. Безнең районда 19 тимер юл аша чыгу урыны исәпләнә. Шуның 6 сын 24 нче Бөгелмә станциясе, 13 ен "Промтранс" ҖЧҖ тәэмин итә. Апрельдә үткәрелгән тикшерүләрдән соң тиешле службалар тарафыннан җитешсезлекләр турында югарыда аталган оешмаларга административ беркетмәләр чыгарылган. Бу юнәлештә эшчәнлек алга таба да дәвам итәчәк.

Лилия ИБРАҺИМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250