Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Югарыдан иңгән шигърият

Бисмиллаhи дип, компьютер артына утырдым да, әйтергә теләгән фикеремә теләктәшлек эзләп, Аязга мөрәҗәгать иттем.

Ул ни әйтер? Мин шулай гына булуына гадәтләнгәнгә күрә, аның рөхсәтеннән башка эш башкара алмыймдыр... Бу очракка бөтенләй чит чагыштыру булса да, искә төшкәнен язып китим әле. Берзаман "Чәчтараш"ка бардым. Чәчемне кеше арасына чыгарлык итеп күркәмләтүләрен сорыйм. Чәчтарашчы миңа чәчемне кыскартырга, кисеп, матурлатырга тәкъдим ясый. Мин: "Юкк, ирем өйгә кертмәс. Иремнең чәчемне кистерергә рөхсәте юк", - дим. Бу сүзне барлык чәчтарашчылар ишетеп тора бит инде. Кәмит итеп миңа карыйлар да көләләр. Имеш, ирнең синең чәчеңдә ни эше бар. Аяз минем чәчемнең кистерелмәвен теләгәнен чамалаганмын гына кебек. Алай кистереп әйткәнен дә хәтерләмим, ләкин шулай дидем. Хупламавын белә идем...

Хәзер кайбер мәкаләләрем чыккалаганда танышларым: "Ник әллә кайчан язмый идең син?" - дип үсендереп җибәргәндәй итәләр. Уйлыйм да, татарның "оста барда телең тый" дигән сүзен искәрәм. Ул вакытта минем янәшәмдә осталарга остаз булырлык галим-язучым бар иде бит. Хәзер мин аның рухы алдында гына табынам шул!

Әйтергә теләгән фикерем күренекле шагыйрә Клара Булатова турында. Бу очракта ышанып, Аяз миңа рөхсәт итә, дип әйтә алам.

Моннан атна-ун көннәр элек Татарстан китап нәшрияты чыгарган "Татарстан язучылары - әдәби премия лауреатлары" дигән китапны китап кибетеннән сатып алдым. Кайту белән чат ябышып карап та чыктым. Китап төзүчеләр мактауга лаек хезмәт башкарганнар. Рәхмәт яусын аларга! Китапны алай карыйм, болай карыйм. Барлык язучылар да кертелгән кебек миңа башта. Әле Язучылар берлегенә яңа борын төрткәннәр дә бар үзе... Менә могҗиза?! Сабакташым, 1954 елда, минем белән бер үк елда Сарман урта мәктәбен тәмамлаган Клара Булатованы эзлим. Аның исеме анда юк!? Менә хикмәт?! Китапның теге ягыннан да, бу ягыннан да "исним"... Ничек алай? Клара Булатова Сарман мәктәбен тәмамлаган елларында ук ШАГЫЙРӘ иде бит ул! Ул тумыштан шагыйрә! Ничек аның исеме шушы гомергә кадәр хәтта кечкенәрәк премияләргә дә лаек булмаган? Премияне кечкенә диюем белән хаталанамдыр. Энә дә бүләк, дөя дә бүләк, дигән тапкыр халкым. Юк, юк, ялгышам икән, китапның ахыргы өлешендә кемнәргә, ничәнче елларда, нинди премияләр бирелгәнлеге теркәлгән икән. "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте һәм Татарстан Язучылар берлегенең С. Сөләйманова исемендәге әдәби премиясенә 2007 елда лаек булган икән ул. Тик анда да күңелне рәнҗетерлек хата җибәрелгән: Булатова Клара Гарип (инвалид) кызы итеп теркәлгән. Әтисенең исеме Гариф булган ләбаса.

Ничек кенә булмасын, төрле якка үпкә-рәнҗү туды күңелемдә. Бу очракта Әлмәт язучылар оешмасына да үпкәлисем килде, Әлмәт нефть ягы төбәге була торып үзләренең горурлыгы булырлык шагыйрәне күтәреп чыкмауларына рәнҗедем. Туган төбәгем Сарман нишләп үз шагыйрәсе белән горурланмый дип үз-үземә сораулар яудырдым. Еламаган балага ими бирмиләр, дигән мәкаль дә бар бит әле. Клараның үзен дә тиргисем килде.

Ниһаять, яз җитте бит, боз кузгалган икән! Сөендем! Иншалла, соң булса да уң булсын, Клара Булатова - сабакташым, минем дә горурлыгым милләтебезнең иң зур бүләге Г. Тукай премиясенә тәкъдим ителгән!

Аяз матбугатта татар телендә басылып чыккан әдәбияттан хәбәрдар булып барырга тырыша иде. Клараның шигырьләреннән мөкиббән иде ул. Клара иҗаты хакында зур бер мәкалә дә язарга теләп талпынып йөрде. Ниятләнгән эшләр күңел түрендә йөреп-йөреп тә, ниндидер бер талпыну җитмәү аркасында гына ташка басылмый каладыр шул.

Әдәбият атналыклары була торган иде Аязлар иҗат иткән елларда. Менә шундый тантаналарда еш очрашалар иде алар. Кайткач: "Клара Булатова зур шагыйрә", - дип аның иҗатына соклануын белдереп, миңа сөйли торган иде. Аяз авызыннан андый зур мактауны ишетерлек булгач, мин аның ЗУР ШАГЫЙРӘ булуын шикләнмичә әйтә алам, дөрестән дә зур шагыйрә ич ул. Шигырь язган кешене шагыйрь дип атап булмаганын мин күңелем белән тоям. Аяз аны ЗУР ШАГЫЙРӘ дип атый ич!

Инде килеп, 8 апрель - якшәмбе көнне, Дания Гайнетдинова радиодан безгә Клара Булатова турында киң мәгълүматлы тапшыру оештырган. Мин ул тапшыруны елый-елый тыңладым. Дания Гайнетдинова мөлаем тавышы белән Клараның шигъри хисләренә ятышлы сорауларын соклангыч осталык белән бирә. Клара белән уртак әңгәмә нәкъ аныңча яңгыраш табып, тыңлаучыны җәлеп итә. Иҗатының башлангыч чорында ук, 1968 елда, Нәкый Исәнбәт кебек бөек затлар да югары бәя биргән икән бит сабакташыма! Клара Булатованың иҗатына карата 2005 елда чыккан "Балачак әдипләре" китабындагы бәяләмәләрдән өзекләр китереп китим әле. Нәкый Исәнбәт: "Клара Булатованың шигырьләрен яратып укучы бер мин генә түгел, аның шигырьләре - чын шигырьләр. Аңарда бай хиссиятләр теле, тоткарсыз тойгы, табигый агым бар. Аның сирәк очрый торган hәм безнең өчен кадерле бер ягы - әсәрләрендә хатын-кызга хас сиземләү булуы...» Шул ук җыентыкта әдәбият тәнкыйтьчесе Равил Лотфуллинның 1970 елда әйткән фикерләре китерелгән. "Клара Булатова үзенең иң беренче чиратта дөньяның, галәмнең матурлыгын, иркенлеген, тауларның биеклеген, юлларның яктылыгын күреп шатланучы, туган илебезне, бәхет тулы туган җиребезне, бөтен рәхәте, газаплары, шатлык-кайгылары белән тормышны яратучы, җир, кеше, ил язмышы, кешенең тормыштагы урыны, яшәү мәгънәсе турында уйланучы лирик шагыйрә итеп танытты", - ди. Шәйхи Маннур "Хәерле юл телим" ("Казан утлары", 1971 ел. N2) дип аталган мәкаләсендә: "Клара Булатова зур иҗат иясе. Аның үз дөньясы, тормышны үзенчә кабул итүе, үз җыры бар... Булатованың иҗаты елдан-ел киңәя, алга атлый барганлыгы, бер урында таптанмавы күренеп тора", - ди.

Әлмәттә яшәп, фикердәшләр булып иҗат иткән талант иясе Гамил Афзал аның иҗатын зурлап, 1996 елда "Шәhри Казан" газетасында "Шушы туфрактан без..." дигән мәкаләсен язган. Ул: "Шагыйрәнең шигъри тойгылары бик заманча, кешелекле, күңелгә хуш килә торган, теле бик ачык, авылча - саф татарча. Аның иҗаты бик халыкчан, Клара Булатова - шагыйрь булып туган кеше, шигырь җанлы, шигырь җенле, фанатик шагыйрә, талантлы, бик популяр шагыйрә ул", - дип бәяли. Шушындый зур язучыларыбыз игътибарына лаек булган Клара Булатованың һаман бүләксез булуына минем имәнеп китүемә гаҗәпләнерлек түгелдер...

Гамил Афзал үзе 1977 елда Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек дип табылган язучы. Әле соңгы көннәрдә генә Аязның язмаларын актарганда, түбәндәге мәгълүматка юлыктым. Ул елларда Язучылар берлеге рәисе Гариф Ахунов иде. Гариф Ахунов Аяз Гыиләҗевнең прозасына карата бик югары, уңай фикердә булды. Урыны җәннәттә булсын! Гамил Афзалны 1977 елда идарә утырышында Г. Тукай исемендәге бүләккә тәкъдим иткәндә, Аязны да тәкъдим итәргә кирәк дигән теләкне Аязның үзенә җиткерә. Аяз: "Гамил Афзал иҗаты алдында мин башымны иям! Ул бу бүләккә бик тә лаек. Быел миңа, тәкъдим ителгән очракта да, Югарыдагылар тарафыннан ук бирелми дә әле ул. Минем кандидатурамны кертмәвегезне үтенәм», - ди.

Быелгы очракка килгәндә, Клара Булатова өчен, Аяз үзе мәрхүм булса да, аның теләктәшлеге дигән нәрсә дә бар бит әле. Җитмәсә, Аяз теләктәшлек күрсәткән, шәп шагыйрь Гамил Афзал бар.

Клара Булатова тумыштан шагыйрә. Аның канында Ходай Тәгалә тарафыннан иңдерелгән илаһи шагыйрәлек бар. Без - аның сабакташлары - сөйләшүен дә шигырь сөйләгәнгә тиң итеп кабул итә идек. 1954 елда ук Сарман төбәге аны чын шагыйрә итеп таный иде ләбаса!..

Ул үзенең шигырьләрендә безнең өстәлләребезне муллыкта тотучы игенчегә мәдхия җырлый.

...Җир чыгуга чәчкечеңне кара,

Ургычыңны көйлә аннары.

Күк чәчәкләр җыеп йөрү кая!

(Шагыйрьләргә калсын алары...)

Тургайлы яз,

Былбыллы җәй үтә,

Рәшәләрдә инде көз исе.

-Без амбарга кереп аугач кына

Ял итәрсең инде, игенче.

Кешене, гомеренең башыннан ахырынача, җитәкләп тә, хисләндереп тә балачак истәлекләре озатып бара. Клара шул хисләрне шигъри юлларга оста итеп сала белә. Нинди рәхәт шул хисләр дөньясында уйланулар! Их, бала чак!

Үткән булсаң да син

Сугыш чоры - авыр көннәрдә,

Истәлекләр синдә тулып ята

Кайта-кайта сагынып сөйләргә.

Әниемә ул чак бик тә авыр

Икәнлеген күрә идек без.

Бала күңеле барын белмәсә дә,

Тоя идек, сизә идек без... - ди.

Аның шигырьләрендә хатын-кыз назы, туган җирне ярату хисе, киләчәккә якты өмет белән карар өчен җәмгыятьтә изге эшләр башкару зарурлыгы тасвирлана.

Ул 32 мәртәбә китабын бастырып, 32 мәртәбә бала тудыру "ләззәтен" татыган икән! Табигать аңа шундый язмыш билгеләгән. Тирә-ягыңда синең хезмәтеңне зурлап сокланучылар барлыгын тоеп яшәү - нинди зур бәхет! Бәхетең, сабакташым, гомереңнең ахырына кадәр юлдашың булсын! Ул:

Чигәләрдә чаллар күренгәндә,

Юатабыз үзебезне дә:

- Бу кар түгел әле, кырау гына;

Бу кыш түгел әле, көз генә, - дип тә уфтана.

Каеннарның кайнар пышылдавын

Җырларыма гына теркәрмен.

Мин шуларның җырга салып барын

Үзегезгә бүләк итәрмен.

Бер җәйге көн миңа бирегез сез!..

Никадәрле моң, никадәрле хис бу юлларда...

Әле бүген көзләр моңын

Нәрсә, дисәм, киметкән -

Бер сөенер көн икән бу,

Сезне күрер көн икән.

Юкка гына әйтелгәнме:

"Бер күрешү - бер гомер".

Тибри күңел, бәлки әле

Гел үк көз дә түгелдер...

Клара сабакташыма, көзләр килде, дип уфтанмавын телим. Ә көз ул шул ук вакытта муллык чоры да бит... Син юраган көзләр амбарлары мул көшелләр белән тулып торган байлыкта булсын! Амин!

Минем изге теләкләремне шигъри хисле татар халкы да хуплар, дип өметләнәм.

НӘКЫЯ ГЫЙЛӘҖЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250