Югары уку йортларына документлар кабул итү төгәлләнде
31 июль көнне вузлар беренче этапта кабул ителүчеләр исемлеген элде.
Болар - олимпиадаларда җиңүчеләр, ташламаларга ия булучылар һәм башкалар. Ә 5 август көнне гомуми нигезләрдә укырга керүчеләр исемлекләре әзер булачак. 11 август көнне исемлекләр элүнең тагын бер дулкыны булып алачак. 20 августта инде тәгаен исемлекләр эленәчәк.
Хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган һөнәрләр һәм белгечлекләр исемлеге инде ничәнче ел үзгәрми, шул килеш кала бирә. Әмма югары уку йортларында бөтен белгечлеккә дә укытмыйлар. Иң беренче чиратта мәгълүмати технологияләр өлкәсендә белгечләр, шулай ук югары квалификацияле төзүчеләр, слесарьлар, инженерлар, токарьлар, эретеп ябыштыручылар кирәк. Җитәкче урыннарга: менеджерларга, топ-менеджерларга да мохтаҗлык бар. Икътисадчылар һәм юристларга укучылар күп дисәләр дә, элеккечә бу өлкәдә дә югары квалификацияле белгечләргә сорау зур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа