Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Югары Мактамада Лениногорск районының иҗат коллективлары әзерләгән концерт булды

Мәдәният елы һәм сайлау кампаниясе кысаларында бөтен республикада кешеләр белән җанлы аралашуны максат иткән төрле чаралар үткәрелә.

Шундый җанлы очрашулар барышында гражданнарның фикерләре тыңлана, торак пунктларны үстерү һәм яшәү шартларын яхшырту уңаеннан конкрет тәкъдимнәр әйтелә.

Бүгенге көнгә шулай ук авыл клубларында, күп функцияле үзәкләрдә концертлар үткәрү графигы төзелде.

Әлмәт районында Лениногорск районының иҗат коллективлары әзерләгән шундый концерт 25 июльдә Югары Мактама күп функцияле үзәгендә булды. Анда Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов, "РИТЭК" ААҖ генераль директоры урынбасары Мөхәммәтвәли Хөснетдинов һәм башкалар булды.

Район башлыгы, авыл кешеләрен сәламләп, авыл халкы белән очрашуларның традициягә керүен әйтте. ТР президенты Рөстәм Миннеханов инициативасы белән республикада 28 социаль программа гамәлгә ашыруын искә төшереп, район башлыгы Елховой, Чупай авылларында һәм биредә, Югары Мактамада, шушындый күп функцияле үзәкләр төзелүен телгә алды. Биредә Лениногорск үзешчәннәре концерт куйса, шул ук вакытта Лениногорск районында Әлмәт артистлары тамаша күрсәтүен әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса