Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Югалган җинаять эшләре табылды

Әлмәт полиция бүлегендә югалган җинаять эшләре белән бәйле карарны Татартан прокуроры урынбасары Сергей Старостин юкка чыгарды.

Полиция бүлегендә теге яки бу сәбәпләр белән туктатылган 137 җинаять эше югалуы турында Әлмәт шәһәр прокуратурасы белдергән иде. Бу фактны тикшерү комитеты ачыклаган булып чыкты.

Әлеге факт буенча җинаять эше ачу турында карар да чыкты. Һәм югалган документларны эзләргә, гаеплеләрне ачыкларга керештеләр. Әлеге эш барышында югалган җинаять эшләренең күбесе табылган. Шул сәбәпле Сергей Старостин җинаять эше кузгату турындагы карарны юкка чыгарган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса