Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юбиляр Фәгыйлә Кәлимуллина котлаулар кабул итте

Ихлас күңелдән котлаулар, чәчәк бәйләмнәре, җылы юрган - бүген 90 яше тулган Фәгыйлә Кәлимуллина бөтенесен бик куанып кабул итте.

Аны юбилее белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Равил Хәйруллин, Социаль яклау идарәсе җитәкчесенең урынбасары Кадрия Гыйматдинова, журналистлар килде.

Исеме гарәпчәдән эшлекле, эш иясе дип тәрҗемә ителә торган Фәгыйлә әбинең гомере чыннан да эш белән үткән. 7 сыйныфны тәмамлаганнан соң дәваханәдә санитарка булып эшләгән, табиблыкка укырга хыялланып йөргән. Әмма авыр сугыш еллары аның планнарын бутаган, кыз авырулар янында эшен дәвам иткән.

1943 елда, колхоз хисапчысы сугышка алынгач, Фәгыйләне шул эшкә куйганнар, хат ташучы хезмәтен дә башкарган.

1946 елда, сугыш беткәч, авылдаш егете Шәрифҗан белән тормыш корып җибәрәләр, тигез мәхәббәт белән яшәп, 7 бала тәрбияләп үстерәләр.

1960 елда Фәгыйләгә авыл кибетендә сатучы булырга тәкъдим итәләр, ул пенсиягә чыкканчы шунда эшли. Фәгыйлә әби 90 яшендә дә көр күңелле, эшсез тормый, "Татарстан яшьләре" гәзитен укып бара, моңлы җырлар көйләп, җәен бакчада җиләк үстерә, оныкларын, оныкчыкларын сыйлый.

Аның табиб булу хыялы геннар аша улы Зиннурга күчкәндер. Зиннур Кәлимуллин - Татарстанның атказанган табибы, баш отоларинголог - отоларингология бүлеге мөдире, ринохирург, "Татнефть" ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастенда гына түгел, тирә-якта да киң танылган белгеч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса