Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юбилейга – өч томлык китап

Мәгълүм булганча, быел "Әлмәтнефть" нефть-газ чыгару идарәсенә нигез салынуга 60 ел тула. Идарә күркәм юбилеена өч томлык "Зур нефть бәясе" ("Цена большой нефти") китабын чыгарып, буыннан-буынга күчәрлек зур бүләк ясады. Узган атнада аны тәкъдирләү тантанасы булып узды.

Тантанага "Әлмәтнефть" идарәсендә хезмәт куеп, аның эшчәнлегендә, үсешендә тирән эз калдырган шәхесләр, ветераннар да катнашты. Алар китап турында фикерләрен белдереп, хатирәләре, истәлекләре белән уртаклашты. "Татнефть" ААҖ генераль директорының икътисад буенча урынбасары Владимир Лавущенко - аларның берсе. Өч томлык аның куллары аша да узган. Ул китапларның ике ел элек языла башлавын, анда урнаштыру өчен бик күп тарихи фотографияләр каралуын, күбесенең кермәвен, ә кергәннәренең киләчәк буын өчен зур байлык булуын билгеләп үтте. "Китапта - 60 еллык тарих. "Әлмәтнефть" идарәсен тикмәгә генә кадрлар әзерләү үзәге дип атамадылар. Чөнки "Татнефть" җитәкчелегенең күпчелеге идарә производствосы мәктәбен узды, башка җирләрдә хезмәт куючылар да күп. Аларның барысы да компания тарихында якты эз калдырды. Китап - озак елларга кала торган хезмәт. Шуңа да мин аның язылуын, дөнья күрүен искиткеч вакыйга дип исәплим. Идарәнең киләчәктә дә үсәчәгенә шик юк. Бәлки яңа китаплар да чыгарылыр, әмма бүгенгесе аларга нигез, база булачак", - диде Владимир Лавущенко чыгышында.

60 ел, чынлап та, тулы бер тормыш. "Әлмәтнефть" идарәсе тормышы җиңүләр белән тулы. Бу хакта предприятиенең 83 тапкыр күчмә байрак белән бүләкләнеп, беренче урын алуы сөйли. Ул әле башка нефть-газ чыгару идарәләре арасында Ленин ордены һәм 12 тапкыр истәлекле байрак белән бүләкләнгән бердәнбер предприятие дә. Идарә начальнигы Миргазиян Таҗиев предприятие корпоратив китапханәсенең арта баруына сөенүен җиткерде. 20 ел идарәгә җитәкчелек иткән М.Җәләтов, фидакарьләр Ә.Сафиуллин, С.Гатауллин, И.Пупынин, В.Дорофеева һәм башкалар турында китаплар язылган. Ветераннар турында бихисап китап язарга мөмкин булыр иде, ди идарә начальнигы.

Бүген "Татнефть" ААҖ генераль директорының производство буенча киңәшчесе булып эшләүче Марс Җәләтов иң яраткан китапларының "Әлмәтнефть" турындагылары булуын, аларны укыгач яшьлегенә, биредә хезмәт куйган елларына кире кайткандай булуын әйтте, өч томлык ясауның дөрес карар икәнлеген искәртте һәм китапны төзүчеләргә зур рәхмәтен җиткерде.

1958 елда идарәгә эшкә килгән Галина Грицишинага да "Әлмәтнефть" идарәсе туган йорты кебек якын. Аның белән газета укучылар да килешер, чынлап та, тарих язу - бик авыр хезмәт. Чөнки бер төрле вакыйгага һәркем төрлечә карый. "Мин "Зур нефть бәясе" яхшы килеп чыккан, анда идарә тарихы объектив яктыртылган дип исәплим", - диде ул да. Галина Максимовна китапта 1 нче нефть промыселы турында бай мәгълүмат булуга аеруча шатланды.

Өч томлык белән танышырга өлгергән кешеләр аның җиңел укылуын билгеләп үттеләр. Китапны Әлфия Ярмиева язган. Ул идарә җитәкчелегенә тарих язу кебек шундый мөһим һәм җаваплы бурычны ышанып йөкләгәннәре өчен рәхмәтен белдерде, китапның коллектив хезмәт нәтиҗәсе булуын ассызыклады. "Моңа кадәр язган бер генә китап шуның кадәр шатлык, соклану хисе тудырмаган иде. Мин биредә нефтьчеләр дөньясы - көчле кешеләр дөньясы белән таныштым, китап язу барышында "герой" һәм "нефтьче" сүзләре синоним дигән фикергә килдем. Һәр икенче нефтьченең язмышы ул роман язу өчен әзер сюжет икән. "Әлмәтнефть"тә кешеләр чынлап та батырлар. Мин язмамда тарихны бәян итү белән беррәттән нефтьче һөнәрен тулысы белән һәрьяклап ачарга тырыштым", - диде ул. Әйтергә кирәк, максатка ирешелгән. "Зур нефть бәясе" китабы һәркемнең күңеленә хуш килде. Зур нефтьнең бәясе нинди соң? Бу сорауга китап азагында автор:" ...аны ничек, нинди валютада, акча беләнме, доллар беләнме үлчәргә? Төгәл бәяне бары тик операторлар тарафыннан скважинадан скважинага йөзләрчә мең километрлар узылган араны, диңгез булып түгелгән маңгай тирләрен һәм канлы сөялләрне, торбаүткәргечтәге өзеклекне эзәп казылган меңнәрчә километрга сузылган траншеяларны, бихисапсыз йокысыз төннәрне һәм башка факторларны исәпкә алып кына билгеләргә буладыр дип уйлыйм", - дип үзе җавап бирә.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250