Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда «Цифрлы икътисад» проекты буенча 3 мең бала мәгълүмати технологияләрне өйрәнәчәк

Татарстан Республикасында 55 Яндекс-Лицей һәм 65 IT-сыйныф ачылачак. Бу исә берничә мең балага мәгълүмати технологияләр нигезләренә уку мөмкинлеген бирәчәк.

Әлеге эшләр «Цифрлы икътисад» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында башкарылачак.

«Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты үсеп килүче буынны цифрлы икътисад шартларында тәрбияләүдә ярдәм итә. Шулай итеп агымдагы елда 1 мең бала - Яндекс-Лицейда, ә 900 бала «IT-академия» курсларында  белем алачак.

Белемнәрен шулай ук өлкәннәр дә арттыра алачак.  Агымдагы елда 9 929 студентны цифрлы икътисад өлкәсендә төп компетенцияләр буенча әзерләп чыгарачаклар.

Өстәмә белем бирү программасы кысаларында республикада тагын 13 мең кешене шундый ук компетенцияләргә өйрәтәчәкләр.

Республикада шулай ук 7 эре хакатон үткәрү һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендә 150 грант оештыру планлаштырыла.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы  «Цифрлы икътисад» илкүләм проектын һәм шул юнәлештәге «Мәгълүмати инфраструктура», «Мәгълүмати куркынычсызлык», «Цифрлы технологияләр», «Цифрлы дәүләт идарәсе», «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» кебек биш федераль проектны тормышка ашыру буенча алдынгы төбәкләрнең берсе булып тора.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса