Әлмәт таңнары

Өйрән яшьләй...

Хәзерге заман мәктәп укучысына буш вакытын үткәрү өчен бөтен шартлар тудырылган. Әлмәттә дә өстәмә белем бирү юнәлешендә төрледән-төрле түгәрәкләр, мавыгу буенча студияләр уңышлы гына эшләп килә.

Балалар әти-әниләре яки танышлары киңәше белән үзләрен төрле өлкәләрдә сынап карыйлар - үзләрендәге интеллектуаль, иҗади һәм спортчы потенциалын тикшерәләр.

Бала үзен сәхнәдә күрергә, артист булырга хыялланып бүген театр студиясенә йөрсә, иртәгә инде аның планнары тамырдан үзгәрергә һәм ул хоккейга язылырга барырга мөмкин. Ә менә «тумышы белән технарь» дип атарга мөмкин булган кайбер кешеләрне чит-ят мавыгулар белән алдый алмыйсың. Алар күңелләренә хуш килгәнне яшьтән үк эзләп табалар. Шундыйларның берсе - Григорий Китаев. Ул 1973 елда ул вакытта Ленин урамындагы 111 нче йортта урнашкан Пионерлар йортына (элекке яшь техниклар станциясе, хәзер - «Ракета» яшүсмерләр клубы) Роберт Зиннур улы Гәрәев алып бара торган түгәрәккә килә һәм... шушы көнгә кадәр анда.

Бүгенге көндә Григорий Алексеевич - авиамодельләр спорты буена Татарстан җыелма командасы тренеры, яшь техниклар станциясенең авиамодельчеләр берләшмәсе өстәмә белем бирү педагогы. Язмыш аны спортның әлеге төре белән тыгыз бәйли. Яраткан мавыгуы булачак тормыш иптәше - яшь техниклар станциясенә шулай ук өстәмә белем бирү педагогы буларак килгән сызым һәм рәсем укытучысы Альмира Зәкиевна белән дә таныштыра-кавыштыра.

Ирле-хатынлы Китаевлар соңгы ун елда 24 нче урта мәктәп базасында шөгыль дәресләре алып баралар. Альмира Зәкиевнаның кече яшьтәге мәктәп укучыларыннан торган алты төркеме, ә бу 90 кеше дигән сүз, өч юнәлештә эшли: башлангыч техник иҗат, авиамодельләр ясау, шулай ук тозлы булмаган камырдан сыннар әвәләү. Алардан өлкәнрәк булган 60 бала Григорий Алексеевич кул астында авиамодельчеләр түгәрәгендә самолетлар төзү белән шөгыльләнә.

Реклама

Узган елның сентябрь аенда муниципаль район башлыгы Мәҗит Салихов инициативасы белән балалар-үсмерләр иҗаты үзәге базасында техник авиамодельләштерү буенча тагын биш төркем ачылган. Бу эш тә өстәмә буларак Китаевларга ышанып тапшырылган.

Альмира Зәкиевна дәресләрендә балалар техник модельләштерү, сызымнар белән эшләү буенча база күнекмәләрен алалар, кул моторикасын, күзаллауны үстерәләр, акрынлап күз үлчәмен «көйлиләр». Мин балалар-үсмерләр иҗаты үзәге базасында түгәрәктә кечкенәләрнең мавыгып шөгыльләнгән вакытларына туры килдем. Альмира Зәкиевна һәр баланың уңышына ихлас шатлана. 3-4 ай элек кенә аңа килгәндә берни булдыра алмаган балаларның бүген өлге буенча бик ышанычлы рәвештә, пөхтә итеп теләсә нинди эшләнмә фрагментларын кисүләре, аны җыюлары, ышкып, бизәп, күргәзмәгә куярлык әйберләр ясаулары турында горурланып сөйли ул. Педагогны бер генә нәрсә борчый - ул да булса эш кораллары һәм, иң мөһиме, эш өчен материал җитмәү. Аларны ата-аналар һәм педагоглар үз акчаларына сатып алырга мәҗбүр.

Авиамодель спортында техник тәэмин ителешнең бик мөһим булуы турында сүзне Григорий Алексеевич та күтәреп алды. Хәзерге вакытта балалар-үсмерләр иҗаты үзәгендә үсмерләр иң арзан һәм җиңел материал - пенопласт белән эш итәләр икән. Яшь техниклар станциясендә исә инде беренче генә елларын шөгыльләнмәүче балалар белән модельләрне пыяла һәм күмерле пластиктан ясыйлар. Ә бу - кыйммәтрәк тә торучы югары технологияләр. Эш полотносының бер квадрат метры гына да мең ярым сум чамасы тора.

Григорий Алексеевич якындагы планнары белән дә уртаклашты. Февраль урталарында алар яңа шөгыльләнә башлаганнар белән Түбән Камага ыргыта торган модельләр буенча төбәк ярышларына барырга җыеналар. Үсмерләр бу вакыйганы түземсезләнеп көтә.

Э. ГАБИДУЛЛИНА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: