Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Җырлыйм, ләкин бии алмыйм”: Ни өчен Ринат Рахматуллинның концерты Әлмәттә булмады?

Җырчы Ринат Рахматуллин агымдагы елның февраль ахырында Самара юлында юл һәлакәтенә юлыга

 Фаҗиганең нечкәлекләрен болай хәбәр итте ул:

- Машинада мин берүзем идем. Борылганда дөрес тизлекне сакламадым. Рульны бордым, ә тәгәрмәчләр мине тыңламады. Юлда бозлавык булган икән. Ягъни миңа машинаны борырга кирәк иде, ә машина турыга барды. 15 метр очып бардым. Машинадан чыкканда бөтенләй канда идем. Ул федераль трасса түгел, шуңа күрә анда машиналар әз йөри. 800-900 метр ераклыкта авыл бар. Шул авылдан бер машина чыкты. Анда ике кыз һәм бер егет бар иде. Алар миңа ярдәмгә килделәр. Полиция, ашыгыч ярдәм машинасын чакырттык, - дип нечкәлекләре белән уртаклаша җырчы.

Ринат үзе хәбәр иткәнчә, аның сул кулы ике җирдән сынган, кабыргалары һәм аяклары җәрәхәт алган, баш мие селкенгән.
“Җырлыйм, ләкин бии алмыйм. Бүген Әлмәттә концерт өзелде – коронавирус куркынычы аркасында чыгыш ясарга рөхсәт итмәделәр”, - ди җырчы.

Фото:архив/Султан Исхаков

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса