Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Йөрәкләрдән ургып чыга Пәйгамбәргә сәлам-салават

24 гыйнвар көнне мөселманнар Мәүлидин-Нәби (гар. مَوْلِدُ آلنَبِيِّ‎‎) - Мөхәммәд Пәйгамбәрнең туу көнен билгеләп үтте. Мәүлидне Әлмәтнең "Зиннур" мәчетендә дә билгеләп үттеләр.

Беренче мәртәбә бәйрәм XII гасырда Сүриядә үткәрелә. Мөэминнәр арасында әлеге бәйрәмне билгеләп үтүгә каршылар да бар (андыйлар Мөхәммәт Пәйгамбәр үзе исән чакта аны билгеләмәгән, шуңа бу бидгать санала, диләр). Бездә исә бабаларыбыз элек-электән бу айны зурлап бәйрәм иткән. Мәҗлескә Әлмәт районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе Рафик хәзрәт Миңнеәхмәтов һәм шушы мәчет каршындагы якшәмбе мәктәбенә йөрүчеләр килгән иде.

Имам-мөхтәсиб сүзләренчә, Пәйгамбәребезнең туган елы һәм көне төрле чыганакларда төрлечә күрсәтелә. Соңгы вакытта чыккан Ислам энциклопедик сүзлекләрдә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) 570 елда Раббигыль-әүвәл аеның 11 нче киченнән 12 сенә каршы төндә туа дип язылган.

Рафик хәзрәт Миңнеәхмәтов белдергәнчә, Мәүлидне бәйрәм итү - гыйбадәт түгел, ә бәлки шәригатькә каршы килми торган гамәлләр белән Пәйгамбәребезнең тормышы, дин тарихы турында искә төшерү, дини агарту гамәле. Бу көнне Мәүлид ашлары оештырып, мескеннәрне, фәкыйрьләрне сөендерәләр, шулай итеп, Аллаһының ризалыгына ирешүгә омтылалар.

"Зиннур" мәчетендәге мәҗлесне оештыру теләген якшәмбе мәктәбенә йөрүче хатын-кызлар: өлкән апалар, әбиләр әйтә (мәчеткә йөрүче җәмәгать сүзләренчә, биредә бер генә гозернең, бер генә проблеманың да чишелми калганы юк). Мәүлид ашларын әзерләүчеләр дә, Коръән сүрәләрен укучылар, Пәйгамбәребезгә салаватлар, аның турында мөнәҗәтләр, касыйдәләр әйтүчеләр дә өлкән яшьтәге апалар булды. Гыйлемгә омтылу һәм аны башкаларга ирештерү - татар хатын-кызларына, аеруча безнең әбиләргә хас сыйфат. Мәүлид бәйрәменә кунак булып килгәннәр шундый фикер җиткерде.

Ләйләгөл Минаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250