Йөргән кызын талаган
Яр Чаллыда 25 яшьлек кулга алынган. Ул очрашып йөргән кызын талауда гаепләнә.
Алар мәктәп ишегалдында сыра эчеп утырганнар. Кинәт егет кызның сумкасын алып читкә киткән, күпмедер вакыттан соң әйләнеп килгән. Сумканы кыз янына ыргыткач, китеп барган. Кыз үзенең 3200 сум акчасы югалганын абайлаган. Ул полициягә мәрәҗәгать итәргә ашыкмаган. Егет урланган акчаны кире кайтармаган. 4 көн эчендә егеттән хәбәр булмагач, кыз полициягә гариза язган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа