Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Йөрәгемне сабыйларга бирәм

Тәрбия һәм белем аерылгысыз. Белем бирми торып тәрбияләп булмый, ә һәртөрле агарту исә тәрбияви мәгънәгә ия, дигән бер фикер иясе. Әлмәтнең Яшьләр үзәгендә шул ике миссияне бергә алып баручы һөнәр ияләре - мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.

Ил күләмендә 2004 елда оештырыла башлаган һөнәри бәйрәмне Әлмәттә өченче ел уздыралар. Ел саен балалар бакчаларына йөрүчеләр тәрбиячеләрен зур сәхнәдән тәбрикли. Сабыйлар талантлы, оста. Бәләкәчләрнең җырындагыча, "корыч нервлы" педагоглар өйрәткән, тәрбияләгән балалар ич алар.

Тантана хуҗаларын котларга сәхнәгә күтәрелгән муниципаль район башлыгы Мәҗит Салихов педагогларның балага белем һәм тәрбия бирү, кечкенәдән үк шәхес тәрбияләү, характерын формалаштырудагы роленең бәяләп бетергесез булуын ассызыклады. Бүгенге көндә шәһәр һәм район территориясендә 88 мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе исәпләнә. Аларда 3 меңнән артык белгеч эшли. Балалар бакчаларына 11 меңләп бала йөри. Бу тармакта бары эшенә мөкиббән, балалар яраткан фидакарь кешеләр генә хезмәт итә. Шуларның берничәсенә район башлыгы Мәгариф министрлыгы бүләкләрен тапшырды.

Бәйрәм чарасында билгеләп үтелгәнчә, Әлмәт җирлеге педагоглары арасында хезмәт династиясе 80 нән алып 150 елга кадәр җиткәннәр бар. Сәхнәгә алар да күтәрелде.

Үзенең котлау чыгышында мәктәпкәчә мәгариф идарәсе җитәкчесе Маргарита Шәмсуллина Әлмәт тәрбиячеләре тәҗрибәсенең район, республика һәм Россия чикләрен узып, халыкара дәрәҗәгә таралуын искәртте. Бу казанышларның шәһәр һәм район җитәкчелеге, "Татнефть" компаниясенең даими ярдәме нәтиҗәсе булуын да билгеләде ул. "Мондый терәк булганда беркем дә йөзгә кызыллык китермәячәк", - дип вәгъдә итте баш тәрбияче. Мәгърифәтче Риза Фәхреддин язганча, "йомшак күңеллелеге белән мәрхәмәтен, сабырлыгы белән игътибарын, белемнәрен һәм тырышлыгын эш кагыйдәсе иткән укытучылар бу вазифаны кимчелексез үти белерләр".

Ләйләгөл МИНАЕВА Р.Гәрәев фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250