Йолдызлы тормыш юлы
Әле кайчан гына алар – мөхтәрәм йолдызлы каһарманнарыбыз «Татнефть»тә үткәрелә торган барлык чараларда кадерле кунак булып катнашалар иде. Компаниянең Геройлар йолдызлыгының сафлары сирәгәйгәннән-сирәгәя бара. Бүгенге көндә Әнвәр Сафиуллин белән Галимҗан Хаҗиев һәм Хезмәт Даны орденнарының тулы иясе Нәфис Афзалетдинов кына арабызда яшиләр. Шуларның берсе Галимҗан Мөхәммәтша улы Хаҗиевка якын көннәрдә 90 тула.
Балачагын, үсмерлек чорын сугыш җиле көйдергән буын вәкиле ул. Көнне төнгә ялгап колхозда хезмәт куйган 15 яшьлек малайның күңелендә озак еллар буена сакланган вакыйга - дәһшәтле сугышның тәмамлануы турындагы хәбәр. Әлбәттә, бик зур корбаннар бәрабәренә килә ул Җиңү – балачактан, уку мөмкинлегеннән мәхрүм булу, ә иң зур югалту – әтисез калу. Сугышның беренче елында ук һәлак булуы турында килеп ирешә хәбәр Хаҗиевлар гаиләсенә. Барлык тормыш авырлыклары әнисе белән 11 яшьлек үсмер җилкәсенә төшә.
Тир түгеп эшләү, тешне кысып булса да авырлыклар алдында бирешмәү, куелган максатка ирешү өчен бары тик алга таба атларга омтылу гадәте аның өчен гомерлек. Бораулаучы хезмәтендә бу сыйфатлар иң кирәклесе. Башкортстанның Туймазы районы Исмәгыйль авылында туып-үскән хезмәт сөючән егетне бер туганы, күрше Татарстанда кара алтын шаукымы башлангач, үз янына эшкә чакыра. 1949 елдан аның гомере Әлмәт бораулау эшләре конторасы белән бәйле. Хезмәте авыр булса да, бораулау эшендә хезмәт хакы ярыйсы гына, гаиләсенә дә ярдәм итәргә була.
Буровой эшчесе булып урнашкан Галимҗан яңа һөнәрне тиз үзләштерә. Аның тырышлыгын, үҗәтлеген күреп, катлаулырак эшләрне дә ышанып тапшыралар. Башта верховой булса, аннары бораулаучы ярдәмчесе итеп тә билгелиләр. Һөнәр серләренә төшенергә омтылган егетне тарихка Бигәш академиясе буларак кереп калачак бораулау кадрлары мәктәбенә укырга җибәрәләр. Ә инде укуын тәмамлагач, үз бригадасына вахта җитәкчесе булып кайта.
Галимҗан Хаҗиев тәҗрибә туплый-туплый, рекорд арты рекордларга ирешә. Аның җитәкчелегендәге вахта барлык нормативларны арттырып үти, бөтен техник чараларны уңышлы куллана, ә иң мөһиме – аварияләрсез, бәла-казаларсыз эшли. 1959 елда бораулаучы Хаҗиевның фидакарь хезмәте «Почет билгесе» ордены белән бәяләнә. Ә җидееллык нәтиҗәләре буенча «Хезмәттәге батырлыгы өчен» медаленә лаек була.
Әлбәттә, эштә барысы да ал да гөл генә була алмый. Бораулау осталары курсын тәмамлап, яңа бригадага мастер итеп билгеләнгән Галимҗан Хаҗиевка тәртип урнаштырырга туры килә. Башкаларны да эшкә бөтен күңелеңне биреп хезмәт итәргә, куелган бурычларга бармак аша карамаска өйрәтә.
Галимҗан Хаҗиев өчен иң мөһиме рекордка ирешү түгел, ә салмак кына, бөртекләп эшләү. Һәрбер яңа скважинаны аның бригадасы бораулап үтү
шартларын өйрәнеп, инженер-технологлар белән киңәшкәннән соң гына бораулый башлый. Галимҗан аганың «Сыйфат вакытны алмый» дигән канатлы сүзләрен бораулаучылар бүген дә онытмый.
Нәкъ менә шул сыйфат дигәнең рекордларга ирешергә ярдәм итә дә инде. «Бик яхшы сыйфатлы бригада» исемен алу моның ачык дәлиле. «Татнефть» буенча да, Бөтенсоюз социалистик ярышында да күп тапкырлар алдынгы урыннарга лаек була.
Ә узган гасырның 70 нче елында Хаҗиев җитәкчелегендәге бригада сигезенче бишьеллык заданиеләрен вакытыннан алда үти. Бораулау остасына Социалистик Хезмәт герое исеменә лаек була. Алдагы елларда алынган Хөкүмәт бүләкләре янына Ленин ордены белән «Урак һәм Чүкеч» медале өстәлә.
Бораулаучы һөнәренә 45 ел гомерен багышлый ул. ТАССРның атказанган нефтьчесе, СССР Нефть сәнәгате министрлыгының мактаулы нефтьчесе исемнәренә лаек була..
«Һәр туган көнгә сөенеп-шатланып яшәдем, эшемне яратып башкардым, шуңа күрә дә үземне бәхетле кеше дип саныйм», - ди аксакал. Хак сүзләр. Алдагы көннәрдә дә бәхетле таңнар каршыларга насыйп булсын.
-
Якташларыбызга истәлек такталары ачылды
Мәңгелек дан булып кайттылар
Зур Җиңүнең кырыгынчы язы.
Чәчәкле май җирдә, язгы нур;
Һәйкәл ачты мәктәп – килеп басты
Каршыбызга герой Газинур.
Әлеге юллар шагыйрә, Тукай премиясе лауреаты Клара Булатованың «Һәйкәл ачты мәктәп» шигыреннән. Ул елларда Клара ханым Түбән Мактама бистәсенең 2 нче мәктәбендә татар теле укыта. Пионер дружинасы атаклы Александр Матросов батырлыгын кабатлаган каһарман якташыбызның исемен йөртә. Мәктәптәге күп кенә истәлекле чаралар нәкъ менә биредә үткәрелә торган була.
Пионер оешмасы элеккеге формада эшчәнлеген туктатса да, мәктәп коллективы һәйкәлдән баш тартмый, алай гына да түгел, быел Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан ул яңартылды да.
Яңа төс өрелгән бюст белән бергә мәктәпне төрле елларда тәмамлаган Әфганстан һәм Чечня бәрелешләрендә һәлак булган Кызыл Йолдыз һәм Батырлык орденнары ияләре Олег Можгин һәм Рафаэль Васильевка багышлап истәлек такталары да ачылды.
Олег Можгин мәктәпне тәмамлап, Миңлебай газ эшкәртү заводының контроль-үлчәү приборлары һәм автоматика цехына эшкә керә. Мәктәп елларында спорт чараларында актив катнашкан егет предприятиедә дә шөгылен дәвам итә. Гер күтәрү буенча аеруча зур күрсәткечләргә ирешә ул. 18 яше тулгач – 1985 елның апрелендә туганнары, дуслары аны армиягә озаталар. Әфганстандагы 13 сугышчан операциядә катнаша Олег. 1986 елның июнендә һәлак була. Миңлебай газ эшкәртү заводында Олег Можгин истәлегенә багышлап гер күтәрү буенча ярышлар оештырыла башлады. Әмма спортның әлеге төре белән шөгыльләнүчеләр аз булганлыктан, заводлылар волейбол турнирларын аңа багышладылар. Күркәм традиция буенча, ярышлар башланыр алдыннан спортчылар аның каберенә чәчәкләр салалар. Исән чакларында Олегның әтисе белән әнисе дә турнир ачылу тантаналарына киләләр иде.
Рафаэль Васильев Сызрань югары хәрби авиация училищесында белем ала. 1999 елдан Төньяк Кавказ хәрби округының вертолет эскадрильясында вертолет звеносы очучы-штурманы булып хезмәт итә башлый. 2001 елның сентябрендә Чечня республикасында сугышчан задание үтәгәндә һәлак була.
Шагыйрә сүзләренчә, каһарманнар туган якларына мәңгелек дан булып кайттылар.
Наилә ГАНИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа