Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Йолалар яңара

Якшәмбе көнне Әлмәт урамнары буйлап милли киемдәге егет-кызларны утырткан тарантаслы һәм җайдак атларны күреп, гармун тавышын ишетеп күпләр гаҗәпкә калды.

Өлкәннәр исә хәтерләрен яңартты - Сабантуй җитә ләбаса, бүләк җыяр чак җиткән.

Халкыбызның яраткан, башка милләт вәкилләренең дә көтеп алган Сабантуе - борынгыдан килгән бәйрәм. Исеменнән үк күренгәнчә, ул сабан эшләре, ягъни чәчү тәмамланганнан соң үткәрелә торган хезмәт туе. Тарихка ныклабрак күз салсаң, Сабантуйда уйналучы һәр уен, бәйге билгеле бер теләк белән оештырыла. Мисал өчен, колгага менүне генә алыйк. Колга мул уңыш, ә багана очына куела торган әтәч кояшны гәүдәләндергән.

Сабантуйга халык алдан ук әзерләнә башлаган. Арада иң күңеллесе бүләк җыю булган. Колга тоткан кешеләрнең авыл урамы буйлап, җырлап-биеп, өйдән-өйгә йөреп чиккән кульяулык-сөлге, яулык, йомырка җыюлары әле дә хәтердә. Кайберәүләр сандык төбенә салып куйган яхшы тукымаларын да чыгаралар иде. Монда саранланып тору юк: кем нәрсә бирә ала. Бүләк биргәч үзеңә дә рәхәт, күңелле булып китә, теләкләр тормышка ашсын дип сөйләнгәне истә әбинең.

Замана алга барган саен күркәм йолалар артта кала бара. Аларның күбесе бүген күңел түрендә якты бер хатирә булып яши. Дөрес, кайбер авылларда һаман да бүләк җыюлар тантаналы итеп оештырыла. Быел Әлмәттә дә район башлыгы Мәҗит Салихов бу күркәм йолабызны яңартырга тәкъдим итте. Шулай итеп тарантасларга җигелгән ике ат милли киемдәге егет-кызларны утыртып, алар артыннан дүрт җайдак Сабантуй мәйданыннан шәһәргә юл тотты. Урам буенча гармун тартып җырлап баручы, Сабантуй җитүен хәбәр итүчеләргә машиналар да кычкыртып, сәлам биреп узды. Искиткеч матур күренеш. Кыңгыраулы атларда уен-көлке белән бүләк җыю үзе бер бәйрәм.

Иң беренче тукталыш Төзүчеләр проспектында урнашкан "Шифа" сәүдә үзәге янында булды.

- Без мондый күркәм гореф-гадәтләргә теләктәшлек белдерәбез һәм алар белән бәйле акцияләрдә бик теләп катнашабыз, - диде директор урынбасары Наил Шириязданов.

"Шифа"лылар Сабантуйда өләшү өчен призлар итеп өч планшет һәм бер телевизор бүләк иттеләр. Бүләк җыючылар юлны дәвам итте. Ленин урамындагы "Чемпион", "Яктылык йорты", "Сапфир", "Альфото", "Ив Роше", "Меридиан", "Умырзая", "Жар-свежар", "Бахус" кибетләре янында да тукталды алар. Кемдер көнкүреш техникасына, спорт инвентарена, косметикага сертификатлар, икенчеләре уенчык, фотоальбом һәм башкаларын биреп, Сабантуй бүләкләре җыюда үз өлешләрен кертте.

Фәймә Зарипова, 67 яшь:

-​ Кыңгырау, гармун тавышлары ишетелгән якка барсам, җигүле атлар күреп исем китте. Аларга карап, милли киемдәге яшьләрне күреп, яшьлегемә кайткандай булдым, хәтта күңел тулды. Бик матур, бик күркәм. Йолаларны яңартканнары өчен зур рәхмәт. Без, өлкән буынның күбесе авылда туып-үсүчеләр. Шәһәр кешесенә әйләнсәк тә, авыл, менә мондый бәйрәмнәр сагындыра. Алдан ук белгән булсак, без дә яулыклар, сөлгеләр әзерләп куйган булыр идек.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса